Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Татар шигърияте бәйрәме

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге» елы кысаларында, «Апуш» үзәк балалар китапханәсенең уңайлы, зәвыклы уку залында «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Түбән Кама бүлеге һәм Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе белән бергәлектә, балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар арасында оештырылган «Сөйлим ана телемдә» дип исемләнгән муниципаль бәйгенең финалы узды.

Финал бәйгесе Бакый Урманче исемендәге гимназия каршында эшләп килүче сәнгать мәктәбенә йөрүче балалардан торган скрипкачылар ансамбленең (җитәкчеләре: Миләүшә Беляш) татар көйләреннән тезмә башкаруы белән башланып китте. Конкурсның беренче этабында 75 бала онлайн рәвештә ана телебезгә багышланган шигырьләрен тәкъдим иткән булсалар, финалда 29 бала көч сынашты. Бәйгенең бу соңгы этабы зур бәйрәм төсен алды, һәркайсы матур итеп милли киемнәрдән, милли баш киемнәребездән булган сабыйлар болындагы төрле-төрле чәчәкләрне хәтерләтте һәм һәрберсе бик тырышып үз шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Бәйге 3 яшь аерымлыгында оештырылган иде: 3-5, 5-7 һәм 7 яшьтәге балалар арасында укучыларга Мактау кагәзьләре, катнашучы сертификатлары һәм һәрберсенә «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы тарафыннан әзерләнгән бүләкләр өләшенде. «Ак калфак» оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина үзенең чыгышында шәһәребездә телебезне яклаучы, саклаучы балаларның күп булуына сөенүен белдерде, ә бәйгене оештыручыларның берсе булган «Апуш» үзәк балалар китапханәсе җитәкчесе Римма Хәсәновага һәм сабыйларны бәйгегә әзерләгән тәрбиячеләргә Бөтендөнья Татар конгрессының президиумы исеменнән олы рәхмәтен җиткерде, бәйгедә катнашкан балаларга алга таба да туган телебездә китаплар укырга, әдипләребезнең иҗатларын белергә, киләчәк бәйгеләрдә аларның шигырьләрен дә файдаланырга, гомумән, милләтебезнең лаеклы дәвамчылары булырга чакырды. Бәйгедә катнашкан һәркем кыйммәтле бүләкләргә ия булып, зур канәгатьләнү хисе белән таралыштылар.

Гүзәлия Гыйбадуллина,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,

Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире,

бәйгенең жюри әгъзасы

Фото:  vk.com/wall-87376603 сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев