Туган як

Тамчыгөл Сәләхова: “Татар булсак та, рус сүзләрен кулланып сөйләшәбез”

Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Тамчыгөл Сәләхова Республикакүләм “Татар сүзе” бәйгесендә 1 нче урын ала. Туташ, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучылар арасында иң остасы, дип табыла. Ул анда 18 яшь һәм өлкәнрәкләр категориясендә катнаша.

– Тамчыгыл бу бәйгедә ни өчен катнашырга булдың?

– Кечкенәдән китап укырга яраттым. Роберт Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Әнгам Атнабаев шигърияте күңелмә якын. Хәзерге авторлардан Эльмира Җәләлова ошый. Бәйгедә үземне сынап карар өчен генә катнашырга булдым. Әнгам Атнабаевның” Газаплы сорау” шигырен укып видеога төшереп юлладым. Соңыннан инде, үз категориядә җиңүче икәнемне әйттеләр.

– Синең уйлавыңча кайсы сыйфатларың сиңа беренче урын алырга ярдәм итте?

– Катнашучылар бик күп иде. Үз видеоларын 3 мең 955 кеше юллаган. “Шигъриятне, туган телеңне яраткан очракта гына син әсәрне күңелеңнән үткәреп, йөрәгең аша сөйли аласың. Шул вакытта шигырь дөрес тә, ихлас та сөйләнә, шулар иң мөхим момент, дип уйлыйм мин.

– Жюрида кемнәр иде?

– Чыгышларны Фоат Галимуллин, Искәндәр Гыйләҗев, Айдар Фәйзрахманов, Резеда Сәләхова кебек билгеле шәхесләр бәяләде. Мин аларны телевизордан гына күргән кеше. Күзләренә карап “исәнмесез”, дию генә дә миңа зур бәхет булды.

– Тамчыгөл синең инстаграм битеңне дә карап чыктым. Шигырь укыган видеоларыңны элгәнесең...

– Әйе, шигырьне укыйм да махсус программада монтажлап эләм. Туган авылым Иске Чәбиягә кайткач, күп төшерелә инде. Дуслар, туганнар да “ошады, әйдә тагын бу авторны да укы әле”, дип язалар. Ә “Татар сүзе” бәйгесеннән соң миңа чит, ике өч кеше язып, рәхмәт сүзләре әйттеләр. Берсе әле “Синең кебек кызлар булганда милләтебез яши”, дип язган.

– Тамчыгөл үзең белән тулырак танышытырып кит әле...

– Мин Мамадыш районы Иске Чәбия авылы кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуганың сәнгать көллиятенең актерлык бүлүгенә укырга кердем. Бүген Түбән Каманың Т. Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында артист булып эшлим. Миңа 21 яшь. Мин укыганда ук бары тик татар театрына хезмәт итәчәкмен, дип белем алдым. Киләчәктә дә Түбән Кама шәһәрендә төпләнеп, милләтне үстерүгә, аңа хезмәт итүгә багышлыйсым килә.

– Бәйгедә дипломнан тыш нинди бүләк бирделәр?

– 50 мең сумлык сертификат.

– Нинди максатка тотарга уйлыйсың?

– Алла боерса, машина йөртергә укырга телим.

Тамчыгөл синең белән аралашуы шундый рәхәт, телең чишмә кебек челтерәп тора. Бу материалны укучыларга әйтер сүзең бармы?

– Әйе, бар. Татар телебезне кадерләсәк, сакласак иде. Мисал өчен ул минем бик зур төшенчә. Туган тел минем өчен газиз әнием, туган җирем кебек. Мине борчыган мәсьәлә турныда да әйтәсем килә. Күпләр, үзем дә инде кайвакыт рус сүзләрен кушып сөйләшәбез. Шуңа борчылам. Ә бит руслар бер дә ялгыш кына татар сүзләрен кушыйп сөйләшми. Үзем дә әлеге кимчелегем өстендә эшлим. Моннан арыну өчен, әйткәнемчә китап укырга кирәк.

Раушания Сибатова,

 НТР медиа-холдингының милли бүлек хәбәрчесе

Фотолар НТР 24 сайтыннан, Т. Сәләхованың шәхси архивыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: