Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

«Һәр шигырендә – фәлсәфә»

Каләмдәшебез, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Рушания Хаммат кызы Габбасова иҗат дип янып яши, уйлана, эзләнә, тормышның һәр мәле, һәр минуты, табигатьнең һәр мизгеле аның өчен шигърият.

Рушания Габбасова (Шәмсиева) Саба районының Мишә елгасы буенда урнашкан Олы Нырты авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем алгач, Казанның 111 нче мәктәбендә укыта. 1983 елда ул гаиләсе белән Түбән Камага килеп урнашып, шәһәребезнең 9 нчы мәктәбендә балаларга белем бирә. Тәҗрибәле, оста фикерле мөгәллимәне шәһәр хакимиятенең оештыру бүлегенә баш белгеч итеп эшкә чакыралар.

«Ул чакта анда бик көчле команда оешкан иде, без үзара аңлашып, киңәшләшеп эшләдек. Мәгариф җитәкчесе булып эшләгән Равис Шакировка мин аеруча рәхмәтле», – дип искә ала ул елларны ветеран-укытучы.

Озак еллар шәһәр мәгариф идәрәсендә бүлек мөдире булып эшләве, ул елларда республика бәйгеләрендә эксперт булып катнашуы, фронталь тикшерүләрдә республика комиссиясе әгъзасе булып сайлануы аның күңелендә якты бер хатирә булып саклана. Рушания Хаммат кызы 29 нчы мәктәптә тарих укытып, анда музей ачу бәхетенә ирешә һәм бүгенге көндә дә хезмәтен шунда дәвам итә.

Аның укучылары хәзерге вакытта республика бәйгеләрендә, конференцияләрдә актив катнашып, призлы урыннар яулый. Ул фидакяр хезмәте өчен «Хезмәт ветераны», «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен», «Казанның 1000 еллык истәлегенә» медальләренә һәм күп мактау грамоталарына, рәхмәт хатларына лаек була.

2018 елдан шәһәр мәгарифе ветераннары Советы рәисе урынбасары. 2006 елда Рушания Габбасованың «Күңел көзгесе» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күргән, каләме шактый шомарган, остарган, кыскасы өлгергән, сәләтле каләмдәшебез 2019 елда «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә аяк басты һәм тиз арада каләмдәшләренең игътибарын, хөрмәтен яулап әдәби берләшмәнең җаваплы сәркатибе итеп сайланды.

Рушания Хаммат кызына әдәби очкын ана сөте белән бирелгән: аның һәр шигырендә ниндидер табыш, фәлсәфә, һәр сүзе үз урынында. Әле күптән түгел генә, Казанның «Илһам» нәшриятында басылып чыккан, «Күңелемнең тирән күлләре» дип аталган китаптагы шигырьләре дә моңа дәлил. Иманым камил, каләмдәшебез Рушания Хаммат кызының матур-матур шигырьләре, яңа әсәрләре кергән китапларын киләчәктә тагын күрербез әле.

Рәсимә Нәбиуллина,

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе

Фото: https://vk.com/tukai_nk

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев