Туган як

КОЛАЧ КИҢЛЕГЕ, НИЯТ ИХЛАСЛЫГЫ

«Стиль – шәхес ул» дигән мәгълүм гыйбарә бар.


Әйе, кешенең, аерым шәхеснең, димәк, эшчәнлек алымнары белән иҗатның да эчтәлеген, үзенчәлеген, мәгънә һәм хасиятен чагылдыра ул стиль дигән нәрсәбез. Сүз монда, әлбәттә, «тел-стиль» дигән таррак, хосусый мәгънәдә генә түгел, бәлки эш-гамәлнең нәтиҗәләре, сыйфаты хакында да бара. Моның шулай икәнлеген дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең, әдәбият вә сәнгать әһелләренең гамәлләре мисалларында күзәтергә, күрергә мөмкин.

Артык киңгә җәелмичә, бары әдипләребезнең иҗатларына, омтылган ниятләре белән тормышка ашкан гамәлләренә күз салсак та, тудырган әсәрләрендә (шул иҗат җимешләренең киң мәгънәдәге стильләрендә – эчтәлек белән гәүдәләнеш, яңгыраш белән интонация рәвешләрендә дә!) аларның һәрберсе үзенчә, үзләренә генә хас сыйфатларга ия икәнлеген күрәбез. Үз юлларын, үз йөзләрен тапканнары, димәк, мөстәкыйль фикергә ия булганнары бер-берсен кабатламый.

Моның шулай икәнлеген әдип һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевнең гомуми җтимагый, сәяси эшчәнлеге белән әдәби иҗаты һәм конкрет әсәрләрендә дә күрергә мөмкин.

Разил хакында сүз чыкса, берәүләр аны иң элек актив җәмәгать, дәүләт эшлеклесе, икенчеләре мәдәниятебез өлкәсендә күренекле җитәкчеләрнең берсе, әйтик, зур китапханә башлыгы, өченчеләре роман-повестьлар, сәхнә әсәрләре язучы әдип, дүртенчеләре исә гел шагыйрь, ягъни әйбәт җыр текстлары авторы буларак күз алдына китерә. Үзләренә билгелерәк шул сыйфатларга басым ясап, үз фикерен раслый. 

Мондый төрле фикердәгеләрнең һәрберсе үзләрен­чә хаклы. Ләкин, аерым-аерым алсаң, һәрберсе дә үзләренчә берьяклы.

Бер каләмдәшем белән сөйләшеп утырганда, ул Р. Вәлиев эш­чәнлегенең, иҗатының күпкырлылыгына игътибар итте. Кайбер әдәби әсәрләрнең жанрын ачыклауда бетми торганбәхәсләр булган шикелле, бу иҗатның төп юнәлешен билгеләүдә дә тиз генә уртак тел табуы мөшкел икән.    Әңгәмәдәшем кайбер башлап язучы, ягъни гел эзләнүче яшь авторларның гамәлләрен искә төшерде. Мин исә: «Аның эшчәнлек, иҗат юнәлешләренең кайсылары башкаларына караганда отышлырак, сыйфатлырак та, кайсылары кайтышрак, «пешеп җитмәгәнрәк»? – дигән сорау бирдем. Әңгәмәдәшем өздереп җавап бирә алмады. Гәрчә «бәйләнерлек» моментлар булса да...

* * *

Разил Вәлиев турындагы беренче фикерләрне мин 70 нче еллар ахырында Аяз Гыйләҗевтән ишеткән идем. Ул, Чаллыга барып кайткач, анда Язучылар оешмасының бүлеге эшләве, аның җитәкчесенең оештыру эшләрен гаҗәп әйбәт алып баруы, Ра­зил Вәлиевтән киләчәктә өметле җитәкче чыгу ихтималы хакында сөенеп, канатланып сөйләгән иде. Аяз әкәнең мавыгучан кеше икәнлеген белсәм дә, аның кешеләрдән кемнең кем икәнлеген аера белүен дә таный идем.

Әйе, Разилнең оештыру эшләренә сәләтле икәнлегенә тиздән үземә дә ышанырга насыйп булды. (Ул Казангакилеп, җимерек хәлгә төшкән шәһәр китапханәсен төзәтә-төзәтә үстереп, яңа бүлекләр өстәлгән Милли китапханәгә әверелдерү процессын миңа, шул яңартылган китапханә киңәшчеләреннән берсе буларак, якыннан күзәтергә туры килгән иде.)

Депутат сыйфатында аның рухи-мәдәни мәнфәгатьләребез өчен ничек тырышуы, Дәүләт Советында катлаулы комитетларның берсенә җитәкчелек итүе хакында сөйләп тормыйм. Иҗтимагый тормышыбызгакарата битараф булмаган кешеләр моны яхшы беләдер дип уйлыйм.

Разил үзенчә бер матур стиль белән эшли алу – кабаланмыйча, тавыш -мазар чыгармыйча, башкаларны да җайлы рәвештә эшләтә алу –осталыгына ия. Милли китапханәдә оештырыла торган гыйльми конференцияләрһәм башка төрле чаралар «майлап куйган» кебек гармонияле, шома баралар, югары дәрәҗәдә узалар иде.

Аның эш стиле, яңалыклар тудыра алу сәләте белән якыннанрак танышырга да туры килде. Разил Вәлиев һәм Дамир Сираҗиевлар белән бергә-бергә «Җыен» фондын оештырдык. Иң элек милли тарихка караган, мәгәр оныттырылган китапларны чыгару юлын сайладык. Разил монда да инициаторларның берсе булды. Аның идеясе белән Михаил Худяков, Карл Фукс, Һади Атласи һәм Исмәгыйль Гаспринскийлар китаплары яңадан дөньяга чыктылар. Берничә мәртәбә авыр кризиска очраган фондыбыз хәзер дә яшәп килә. Илһам Шакировның 70 яшьлегенә багышланган мәгълүм китап та Разилнең тәкъдиме һәм якыннан катнашы белән дөньяга чыкты.

Кешеләрдә Р.Вәлиевкә карата ихтирам хисе уята торган бер сыйфат аның ярдәмчел булуыннан гыйбарәт. Ярдәмне ул ихлас күңелдән эшли. Мондый хасият, минем фикеремчә, аның гармонияле мөнәсәбәтләргә омтылуыннан килсә кирәк.

Разил Вәлиевнең миңа иң ошаган бер сыйфаты бар, ул – аның нинди зур дәрәҗәләргә ирешсә дә, һаман үз йөзен саклап кала алуы, кеше, шәхес буларак мөгамәләләрдә үзгәрмәве. Бу сыйфат кайберәүләрнең югарырак үрмәләгән саен ваклана, кәрләләнә баруы фонында ачыграк күренә. Разил исә һаман шаяра, көлә һәм көлдерә белү сәләтен дә үзгәртмәде. Җор теллелеге, тапкырлыгы, җитди мәсьәләләрне дә көлкелерәк яктан күрә, күрсәтә алуы кайчакларын кыенрак эшләрне дә шактый җиңел юл белән хәл итүгә мөмкинлекләр тудыра. Мәсәлән, моннан берничә ел элек, Дәүләт Советында бюджет мәсьәләләре карала. Мәгариф һәм мәдәният эшләре өчен акчаны елдан-елга азайтып, сыгып-тамызып кына бирүне алга сөрә торган түрәләребез бу юлы да калдык-постык белән канәгатьләнергә кирәклеген белдерә. Бәхәснең соңгы өлешендә депутат Р. Вәлиев, якынлашып килүче зур дини бәйрәмне искә төшереп: «Ичмасам ураза ае хөрмәтенә фитыр сәдакасы рәвешендә булса да, китапханәләргә бераз бирегез инде!» – дип инәлә. Зур җитәкчебез исә, хөкүмәт башлыгына карап: «Ярар, фитырын тизрәк бирегез! Юкса тагын әллә нәрсәләр сорый башлар», – дип көлә һәм мәсьәләне шулай уңай хәл кыла (күрәсең, ул зәкят кебек җаваплырак мәсьәлә хакында сүз чыгу ихтималын исәпкә алгандыр...).

Ниһаять, аның тагын бер сыйфаты хакында әйтмичә кала алмыйм. Аның яратмаган кешеләре, каләмдәшләре бар. Ул алар хакында бер вакытта да авыз чайкап, әләк оештырып йөрмәс. «Ярар, яши бирсеннәр әле шунда» дигәндәй, өметсез рәвештә кул селтәү белән канәгатьләнер. Дөрес, аралашып та йөрмәс.

 

* * *

Разил Вәлиевнең эш, гамәл стиленә болай киң тукталуым һич тә очраклы түгел. Аның табигатенә хас бу сыйфаты – күпкырлылыгы – иҗатында чагылыш таба.

«Иске сәгать дөрес йөри» дигән китапка кергән чәчмә әсәрләрдә, минемчә, бер зур мәсьәлә үзәктә тора. Мин аны шәхеснең һәм гомумән кешеләрнең тормыш гармониясенә омтылу мәсьәләсе дип, гомумиләштереп билгеләр идем. «Мин кыламын сигез, Ходай кыла тигез» дигән әйтемдәгечә, гармониягә (гади генә итеп әйтсәк, бәхеткә) һәркем үзенчә омтыла, ләкин узалмаслык киртәләргә, каршылыкка очрый. Чөнки эшләр син теләгән, омтылган рәвештә генә бармый икән.

Язучының беренче проза әсәре булган «Эт кояшы» повестенда ук әлеге катлаулы, чишелеше авыр мәсьәлә үзәккә куела. Гәрчә әсәр 1968 елда, социалистик реализм тәгълиматы ажгырып торган (аныңча бөтен катлаулыпроблемаларны да билгеле көчләр «җитәкчелегендә» хәл кылып була дип, катгый рәвештә ышандырып килгән) чорда ук иҗат ителгән булса да, мәсьәлә көтелгәнчә (өйрәтелеп килгәнчә!) түгел, бәлки башкача хәл ителә. Ягъни эшләр өстән төшерелгән кагыйдә, барлык кешеләр өчен дә «ярарлык» бер рецепт буенча түгел, ә гадәти тормыштагыча бара икән. Ирекнең гамәлләре әлеге соцреализм өйрәткәнчә башланса, Әминәнеке исә башкачарак очлана. Чөнки аерым кешене кызгану хисегенә мәсьәләне хәл итми. Нәтиҗә – катастрофа. Юкса бит һәр икесенең дә бәхеткә хаклары бар иде...

Кеше-шәхеснең тормыштагы урыны, аның үз урынынтабу мәсьәләсе, гадирәк итеп әйткәндә, гармонияле көнкүрешкә, ягъни бәхеткә хокук темасы Р. Вәлиевнең икенче әсәрендә тагын да киңрәк, кискенрәк рәвештә яктыртыла. Әсәр үзәгендә шәһәрдә чакта ук үз ишеләре, бергә укыган, төрлечә аптыраш хәленә төшкән сабакташдуслары белән дә уртак тел, аңлашу таба алмаган, гел җыр-музыка иҗат итү уе белән хыялланып та, бернәрсә майтармаган, хәтта гаиләсе дә әллә ничек көтелмәгәндә таркалган музыкант Искәндәр образы тора («Иске сәгать дөрес йөри»). Аптыравы соңгы чиккә җиткәч, ул кинәт поездга утырып, әллә кайларга, «соңгы станциягә кадәр» китеп бара.

Баксаң, бу тормышта үз урыннарын таба алмыйча интегүчеләр бер ул, аның сабакташлары гына түгел, купедагы төрле яшьләрдәге юлдашлары да шундый укхәлдәге кешеләр икән. Шабашниклар хәлендәге әлеге алаканатларның берсе барасы җиренә өстерәлеп, үрмәләп кенә булса да җитү хакында өмет итсә, икенчесе («күңелдәге бушлыкны тутырыр өчен» егылып эчүче Мотыйк исемлесе) барып баш саласы урынның да үзенеке икәнлегенә ышанмый.

Искәндәр дә телеграммадагы анык булмаган адрес буенча «Якты юл»га таба бара шикелле. Тик барып җитә алыр микән ул?..

Әсәрдә исемнәре аталган Искәндәр дусларыннан бер Фидан гына, шәһәр читендә булса да, «әйбәт җиргә», азык-төлек складына мөдир булып урнашкан сыман. Аның янына килүчеләр, үзе горурланып әйткәнчә, башларын иепкерәләр дә, азык-төлектән бераз эләктергәч, бөгелә-сыгыла рәхмәтләр әйтеп китәләр икән (элекке чорның типик күренеше). Ишеге дә күп вакытта... эчке яктан бик­ле булаФиданның. Тик барыбер аның да күңеле тыныч түгел, ОБХССтан килү ихтималын белеп яши...

Дуслар белән Яңа ел каршылар өчен әйбәт эчемлек, затлы ризык эзли-эзли килеп чыккан Искәндәр бернәрсә дә алмыйча китеп бара. Әйе, кеше, инсан дигән һәм бөек, һәм бер үк вакытта бик кечкенә затның башына төшкән, гелтөшеп тора торган проблемалар менә шундый, бер карауга әһәмиятсез булып тоелган чынбарлыктан, теләк-омтылышларның реаль киртәләргә бәрелүеннән гыйбарәт икән.

Язучы тарафыннан үз геройларын шулай трагик рәвештәрәк сурәтләүгә нәрсә сәбәп дигән сорау тууыихтимал. Минемчә, сәбәп һәр ике повесть геройларының, реаль тормыш җирлегеннән аерылып, тормыш тәҗрибәсе белән традиция дигән нәрсәләрне санга сукмыйчаяшәүләренә барып тоташа булса кирәк.

Тормышны бизәп-шомартып түгел, бәлки реаль чынбарлыктагыча кырыс дөреслек белән яктыртырга теләгән авторның мондый уй-фикерләре, ышанычы, иманы «Мирас» романында да киң планда яктыртыла. Әсәр эчтәлеген, җыеп әйткәндә, нәкъ менә шул кеше, кешеләр һәм, гомумән, җәмгыять тормышында элек-электән килә торган яшәү үзенчәлеге, эш-хезмәт тәҗрибәсе, туган тел вә җырлар, гореф-гадәт мәсьәләләре һәм, ниһаять, туган җиргә, үз кавемеңә, халкыңа, аның узганы белән бүгенгесенә, киләчәгенә карата мөнәсәбәт мәсьәләләре тәшкил итә. Шул мәсьәләләр тирәсендә үзенчәлекле бирелешләр, конфликтлар туа, кайберләре әзме-күпме дәрәҗәдә җиңел чишелсә, икенчеләре шул килеш киләчәк буыннарга кала.

Бер карауга әсәрдә сүз узганнан калган күренешләрне, шул исәптән туган авылны, әти-бабалар күмелгән зиратларны сак­лау, сакламау кебек мираска мөнәсәбәт хакында бара. Ләкин, минемчә, бүген безнең буыннар тудыра торган проблемаларның киләчәк буыннар өчен мирас булып калу мәсьәләсе дә күз уңында тотылган. Кыскасы, әсәрнең сюжеты да, эчтәлеге дә, күтәреп чыккан фикерләре дә катлаулы, әтрафлы һәм актуаль. Сүзне артык сузмас өчен, иллюстратив детальләргә генә игътибар итү белән чикләнәм.

Менә әллә ничә буын кешеләре яшәгән йортлар, урамнар, мәчетләр сүтелә, җимерелә; әнә әби-бабайлар, әти-әниләр күмелгән каберләр өстенә асфальт җәелә; менә кичәге урам булган җирләр су астында калып, сүтелмәгән капкалар күренеп тора; «урамнарда» исә аяк-куллары өзелгән курчаклар – элек гөрләп торган бала-чагалы гаиләләрнең символлары йөзеп йөри... Бер сүз белән әйткәндә, XX гасырның икенче яртысында күпчелегебез сокланып, горурланып кабул иткән үзгәрешләрнең, «зур казаныш» булган «гигант төзелешләрнең» серле көзгедәге кебек икенчерәк яктан чагылышы...

Әсәр үзәгендә өч буын вәкиле: җиткән егет (бала) Ихтыяр, атасы Тимерхан һәм бабасы Зыятдин. Өчесе өч чорга, хәтта өч иман-идеологиягә вәкаләтлек итә. Боларга авторның мөнәсәбәте дә үзенчәлекле. Элеккечә, соцреализм кушканча, гәрчә әсәр шул чорда ук (1983 елда) язылган булса да, автор аларның һәр­берсенә карата «мәрхәмәтлек күрсәтә», берсен күккә чөеп, икенчесен җиргә салып таптамый. Димәк, алар арасында багланыш эзлеклелеген күрергә тели. Шул хакта уйлана. Укучыны да уйландыра. Нәтиҗәдә билгеле бер карарлар, күрсәтмәләр өчен иллюстрацияләр әвәләүче фикерсез «йомышчы әдәби әсәр» кисәге түгел, бәлки автор үзе дә нык уйланган, укучыны да уйландыра торган фикерле әдәби әсәр барлыкка килгән. Юкса бит ГЭСлар салыну, елгаларкүтәрелү,«иске авыллар күченү» яңа йортлы «совет авыллары үсеп чыгу», күкрәккә суга-сугаконсерваторларны «фаш итеп», «яңа тормыш төзүчеләргә» дан җырлау өчен менә дигән мөмкинлек бар иде.

Тик автор фикерле әдәбиятка таба борылган.

Әллә ни «мөгез» чыгармыйча да, кырыс публицистик яки сатирик алымнарга бирелмичә язылган роман хакында, төптәнрәк уйласаң, сүз узган чорлардан калган мирасхакында гына түгел,бәлки киләчәккә бездән калачак мирасыбыз хакында да бара икән. Җилдән дә аласы энергияне җирдән эзләү, меңләгән-меңләгән гектар иң уңдырышлы җирләрне суга батыру, шулар нәтиҗәсендә күченү, тузыну һ.б. Ә киләчәктә әлеге уңдырышлы җирләрнең һәр кишәрлеге дә бибәһа булачак, тик табылмаячак. Тагын уйлана төшсәң...

* * *

Кырыс реализм алымнары, мәгәр чамалы сурәтләү чаралары белән язылган, ләкин кискен хөкемнәргә бирелмичә тудырылган чәчмә әсәрләрендә Р. Вәлиев менә шулай шактый күңелсез дип әйтерлек ситуацияләрне, манзараларны сурәтли. Бер сүз белән әйткәндә, үзен борчыган мәсьәләләр хакында укучыны да уйланырга мәҗбүр итә. Иҗатының бу сыйфаты белән безнең күз алдына җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев килеп баса. Узган чынбарлыктан тәмам аерылып җитмәгән, ләкин киләчәккә, зур үзгәрешләргә омтылган, аларның котылгысыз икәнлеген таныган сәясәтче Разил Вәлиев. Омтылыш, теләкләр белән реаль чынбарлык арасындагы кытыршылыкларны, дисгармонияне тоеп, белеп яшәгән, уйланган, фикер йөрткән каләм иясе...

Әмма, югарыда кат-кат әйтелгәнчә, Р. Вәлиевнең киң күңелле, ярдәмчел, җор телле, шаярырга яратучы көләч рухлы кеше икәнлеген дә беләбез. Аның бу сыйфаты, минемчә, җырларында ачык чагыла. Әгәр прозасында, шигырьләренең бер өлешендә тормышка, көнкүрешкә айнык (хәтта артык айнык) карашлы, күбрәк баш вә акыл өчен язучы әдипне күрсәк, сәхнә әсәрләре белән җырларында тормышның күңелле, кеше күңеленә якын якларын эзләүче, табучы, шулар өчен сөенүче шат рухлы замандашыбыз белән очрашабыз. Ул кешеләргә карата хәерхаһ, теләктәш. Аларның һәрберсенең үз тормышларында лаеклы урыннарын табып, гармонияле шартларда яшәүләрен тели. Ихлас күңелдән тели. Шуңа күрә аның күпчелек җырлары җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителеп җырланды, җырлана килә. Кайчандыр иҗат ителгән «Дулкын»нан, «Бер алманы бишкә бүләек»тән алып Казанга багышланган көр күңелле соңгы вакыттаязылган җырларына кадәр.

Разил Вәлиев җырларының уңышлы булуын төрлечә аңлатырга мөмкиндер. Мин исә мондый хасият аларның бик оста абстракцияләшкән булуыннан, шунысы белән гомумиләшеп, башкалар өчен дә уртак, димәк, һәр кешеөчен дә якын була алу сыйфатыннан киләдер дип уйлыйм. Ихтимал, Р. Вәлиев җырларының менә шундый үзенчәлеге, аларның якты романтизм рухындагы җылылык белән өретелгәнлеге (әйе, кырыс реалист прозаик Вәлиевтән җыр текстлары авторы Разил менә шул яктылыгы һәм җылылыгы, кешеләргә карата ихлас теләктәшлеге белән аерылып тора) аны бүгенге җыр текстлары язучыларның алгы сафына чыгаргандыр. Ул язган текстларның талантлы композиторлар тарафыннан көйгә салынуы да очраклы түгелдер. Матур халык көйләрен яңа текстлар белән актив репертуарга кайтару юлында да Разилнең уңышлары бәхәссездер.

Җыеп әйткәндә, Разил Вәлиев язган текстларның күпчелеге аның үз халкына биргән күңелле бүләкләреннән гыйбарәт булса, «Рухият» фонды тарафыннан нәшер ителгән, шагыйрьнең иң уңышлы, якты рухлы җырларын эченә алган «Ядкарь» китабын да җыр сөюче һәрбер кешекадерле бүләк рәвешендә кабул итәчәк.

 

* * *

Сүзне Разил Вәлиев эшчәнлегенең күпкырлылыгы хакында башлагач, аның иҗатындагы тагын бер«сәхифәне» ачмыйча кала алмам кебек. Сүз әле генә чыккан «Җанга уелган уйлар» исемле зур күләмле җыентык хакында. Анда күренекле шәхесләр белән әңгәмәләр урнаштырылган. Дәүләт эшлеклеләре һәм сәясәтчеләр, галимнәр һәм дин әһелләре, язучылар, композитор һәм музыка әһелләре, рәссам вә артист-җырчылар белән оештырылган интервью-әңгәмәләр. Ягъни китапта авторның үз фикерләре (дөресрәге, борчылулары) белән бергә тагын җитмештән артык замандашыбызның уй-хыяллары, дөньяга карашлары, хөкемнәре тупланган. Аларның кайберләре инде арадан китеп өлгергән күренекле шәхесләребез (мәсәлән, М. Әгъләмов, Ф. Әхмәтов, Б. Табиев, А. Аббасов, Х. Бигичев, В. Гыйззәтуллина һ. б.) истәлекләре...

Әгәр киләчәктә кемдер берәү XX гасыр ахыры белән XXI йөз башы татар зыялыларының нинди уй-хыял, борчылу вә өметләр белән яшәгәнлекләрен өйрәнергә, белергә теләсә, минемчә, һичшиксез, шушы китапка мөрәҗәгать итеп, аннан үзенең байтак сорауларына җавап таба алыр иде. Алай гына түгел, бүген дә без, әлеге китапның битләрен актарып, хәтерләребезне яңарта алачакбыз.

Күпчелек җавапларның эчтәлекле, сыйфатлары шактый югары булуда әңгәмәдәшнең, ягъни интервью алучының, сораулары зур роль уйнаганлыгы шик тудырмый. Бу сораулардан Р.Вәлиевнең күпкырлы әдип, музыкаль рухлы шагыйрь, киң колачлы җәмәгать эшлеклесе, акыллы сәясәтче һәм, иң мөһиме, күңелле, шаян әңгәмәдәш булуы ачык күренеп тора. Шуңа күрә моннан ун ел элек әйткән бер җөмләмне үстерә төшеп кабатлап (ягъни фикерләремнең эзлекле һәм тотрыклы булуын раслап), сүземне тәмамлар идем. Ходай Тәгалә Разил Вәлиевкә талант-сәләтнең төрлесеннән дә мул итеп биргән; әйтик, якты моң белән өретелгән нечкә хисне дә, омтылыш-теләкләрендә ихласлыкны да, мәсьәләләрне тамырыннан ача ала торган үткен акылны да, уйлаган саен яңа кырлары белән ялтырый торган мәгънәле фикерне дә, вакыйга-күренешләрнең фаҗигале якларын да тормышчан дөрес, шул ук вакытта гап-гади һәм көлкелерәк хәлендә күрә, күрсәтә торган очлы күзне дә, бер үк вакытта мохтаҗны юатуга сәләтле киң күңеллелекне дә бергә җыеп, бергә өеп биргән.

 

Миркасыйм ГОСМАНОВ,

Татарстан Фәннәр Академиясе академигы

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: