Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Күңелеңдә очкын сүнсә - китап укы!

«Китапханә – ул һәрберебез өчен тудырылган өстәл, анда һәркем үзенә кирәкле азыкны таба ала», – дип язып калдырган бер акыл иясе. Әйе, бу сүзләр бик күптәннән әйтелгән булса да, бүгенге көн китапханәләренә дә бик туры килә.

Әлбәттә, монда инде рухи азык турында сүз бара. Бызов урамындагы 17 нче йортта урнашкан балалар китапханәсе шуның дәлиле булып тора. Дөрес, монда балалар гына түгел, өлкән яшьтәге укучыларыбыз да бик яратып йөри. Ә төп укучы-ларыбыз балалар булгач, алар өчен даими рәвештә төрле чаралар үткәреп торабыз.
Инде менә өлкән яшьтәге укучыларыбызны да күздә тотып, соңгы вакытта «Фикер» дип аталган әдәби клуб оештырып җибәрдек. Ул китап сөючеләр тарафыннан бик җылы кабул ителде. Аның максаты –  татарча матур әдәбият, язучылар, шагыйрьләр турында сөйләү, китапханәбезгә килгән яңа басмалар белән таныштыру; матур әдәбият аша төрле темаларны ачып фикер алышу.
Безнең «Фикер» әдәбият клубы җәйге яллардан соң үзенең очрашуларын кабаттан башлап җибәрә. Хөрмәтле китап сөюче апа-абыйлар, безнең китапханәбезгә рәхим итегез. Аралашыйк, фикерләр алышыйк, китап белән борчу-мәшәкатьләребезне онытып торыйк. Өйдә уку өчен китаплар да ала аласыз. Кышкы озын кичләребезне китап белән ямьләндерик. Язмамны Фәнис Яруллинның шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:
Күңелеңдә очкын сүнсә –
Китап укы:
Кабызыр ул җаныңда
Яшәү уты!

Гүзәл Камалова,
38нче балалар китапханәсе хезмәткәре.

Фото nk_biblioteka38 сайтыннанnk_сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев