Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Бүген дә күңелләрдә...

Үзәк китапханәдә узган конференциядә гомере буе туган җиренә, авыл кешесенә мәдхия җырлаган шагыйрь Рәшит Гәрәйнең истәлеген яңарттылар

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Рәшит Гәрәйнең тууына 90 ел тулу уңаеннан шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе хезмәткәрләре «Сездә калыр идем...» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уздырды. Шагыйрь дип кенә әйтү Рәшит Гәрәйнең иҗатын берьяклы ачу булыр иде. Аның үткен каләмле журналист, оста тәрҗемәче, нәсерләр авторы булуын да онытмаска кирәк. Афоризмнар тупларга яратуы да билгеле. Әдип безгә шул ягы белән дә якын һәм кадерле – гомеренең соңгы елларын ул Түбән Камада үткәрә. Шуңа да без аның белән, үзебезнеке ул, дип хаклы рәвештә горурлана алабыз. Әдипнең үзенә һәм аның иҗатына хөрмәт йөзеннән, Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе буенча 2021 ел Рәшит Гәрәй елы дип игълан ителде. Шул уңайдан ел дәвамында күп кенә чаралар үткәрү ниятләнә. Рәшит Гәрәй иҗаты тулысынча өйрәнелгән дип әйтеп булмый әлегә. «Татар әдәбияты тарихы»ның 6 нчы томында да исеме өч кенә урында телгә алына.

«Бу хата, һичшиксез, төзәтелергә тиеш. Исеме татар әдәбияты тарихына алтын хәрефләр белән язылырга лаеклы шагыйрьнең иҗаты игътибардан читтә калмас, киләчәктә тирәнтен өйрәнелер дип ышанам», – диде Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе директоры Гөлназ Арсланова да, чараны ачып.

«Рәшит Гәрәй иҗатын якты иҗат, диләр. Ул гомере буе туган җиренә, авыл кешесенә мәдхия җырлады. Шуңа да шигъриятебезгә авыл җырчысы булып кереп калды» – диде Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин.

 Шагыйрь Рәшит Бәшәргә дә Рәшит Гәрәй иҗатының тәэсире зур булган. «Рәшит абый шигырьләре белән балачактан таныш идем. Казаннан читкә киткәч тә иҗаты белән даими кызыксынып, шигырьләре белән рухланып яшәдем, – дип истәлекләрен яңартты ул.

Шәһәребездә эшләп килүче «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары да шагыйрь белән бәйле якты хатирәләрен уртаклаштылар. Анда әдип 90 нчы еллар башында, гаиләсе белән Түбән Камага күченеп килгәч йөри башлый, оешма утырышларында актив катнаша. Яшь язучыларга ул иренмичә, тәфсилләп тезмә әсәр язу кагыйдәләрен аңлата, басылып чыккан иҗат җимешләрен кабат-кабат тикшерә, киңәшләрен бирә.

Шәһәребезнең 6 нчы мәктәбендә Рәшит Гәрәй музее эшләп килүе турында арагызда белмәүчеләр дә бардыр әле, бәлки? Аның мөдире – шушы ук мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Гөлнара Хуҗина әдип мирасын барлап, саклап торуга күп көч куя. Чарада шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, кызыклы, эчтәлекле чыгышлар тыңланды. Алар арасында Каенлы авылы китапханәсе мөдире Флера Гарипова, Түбән Кама педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйрүзә Галимованың чыгышлары сайланган темаларның тирәнтен өйрәнелүе белән аерылып торды.

Очрашуга Рәшит Гәрәйнең тормыш иптәше Мөнирә апа да килгән иде. «Рәшит бик тыйнак кеше иде. Бүгенге чарада үзе катнашкан булса, мөгаен, уңайсызланып, оялып утырыр иде. Гәрчә, үзе укучылары белән очрашуларга йөрергә бик яратты. Аларны көтеп ала, ныклап әзерләнә иде. Рәшит иҗатын шулкадәр зурлаганнары өчен китапханәчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм», – диде ул.

Айгөл Гәрәева,

Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре

Фотолар vk.com/tukai_nk сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев