Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

«Балалар турында да онытмыйбыз»

Хөрмәтле китап сөюче дусларыбыз! Китапханәбезгә һәрдаим Татарстан китап нәшриятыннан китаплар килеп тора. Шулар арасыннан икесен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Фоат Садриевның балалар өчен язылган (12+) «Тургай» китабындагы хикәяләр, повестьлар, романнар тормышчан эчтәлеккә ия булу, үзенчәлекле образлар бирелү, халыкчан юморга байлыгы һәм йөгерек теле белән җәлеп итәләр. Тургай кушаматлы малай турындагы әлеге китап балаларга да, үсмерләргә дә, олыларга да ачыш булыр. Чөнки балачактагы борчуларын онытып бетергән олылар – балалар тормышының катлаулы яклары, ә балалар зурларның серләре белән танышыр.
Габделхәй Сабитовның «Йолдыз яктысы» китабын, әллбәттә инде безнең китапханәгә килеп, язылып, алып укырга тәкъдим итәбез! Бу китапка өлкәннәр һәм яшүсмерләр өчен табигый сюжетларга бай булган, халыкчан матур тел белән язылган җыйнак һәм җиңел, сабыр һәм салмак хикәяләре тупланган. Язучы иҗатының үзенчәлекле бер сыйфаты – табигатьне үсемлек һәм тереклек дөньясын сизгер күңел күзе белән күрә белү. Чыннан да, язучының «Йолдыз яктысы», «Урман кызы Таңсылу», «Бизәкле чиләк», «Өянкеләр бөре яра» исемле хикәяләрен укыганнан соң, бу фикернең дөреслегенә чын күңелдән ышанасың. Бу хикәяләрдә табигать могҗизалары тасвирлап кына калынмый, ә аның серләренә юл ачыла, әйләнә-тирәдәге сокландыргыч матурлык күрсәтелә. «Йолдыз яктысы» хикәясеннән өзек китереп үтәм. «Бар иде безнең дә яшь чаклар, кесә тулы борчаклар. Учлап-учлап авызга тутыра идек тә шул борчакны, тилекәй көпшәсе аша фыр-фыр аттырып тик йөри идек. Шул тилекәй мылтык аркасында минем борын өсләре әнә шулай борчак-борчак сипкелле булып калгандыр инде...
Баштарак абайламаганмын, әмма соңрак әй тырыштым мин биттәге шул борчак эзләрен җуярга! Барып кына чыкмады. Тик шул булды эш: берүземә дүрт кушамат кушылып калды». Ниндиләр дисезме?
Ә инде ниндиләр икәнен беләсегез килә икән, әлеге китапны укып белергә була!

Фото biblio.e-nkama.ru сайтыннан..

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев