Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Бала тәрбияләүдә - халык авыз иҗаты.

Халык педагогикасы – халкыбызның күп гасырлар дәвамында тупланып килгән бай мирасы ул. Җиргә килгән hәр буын шул әсәрләрдә тәүге кат матурлык белән очраша, шулар ярдәмендә алар күңелендә туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләнә.

            Халык авыз иҗаты аралашу чарасы булып тора, җәмгыятьне әхлакый яктан тәрбияли, буыннан – буынга мирас булып күчә, гореф-гадәтләрне балаларга җиткерү чарасының бер тармагы булып хезмәт итә.  

          8 нче балалар бакчасында яшь буынны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләүгә зур игьтибар  бирелә. Монын өчен бакчада барлык уңайлы шартлар да тудырылган. Күп еллар дәвамында “Зәлидә” фольклор түгәрәге эшләп килә.    Бәйрәмнәрне музыка залында оештыру өчен барлык кирәк-ярак жиhазларны тупладык, милли музей бүлмәсен жиhазладык. Балаларны театр сәнгате белән таныштыру өчен театр почмакларын тулыландырдык, милли костюмнар, курчаклар  булырдык. Бәйрәм иртәләренә бакчабыз тәрбиячеләре, тегүче, өлкән тәрбияче, музыка житәкчесе, татар теле тәрбиячесе барыбыз бергәләшеп әзерләнәбез.

Ә балаларның эш нәтиҗәләрен татар телендә үткәрелгән бәйрәм кичәләрендә, күңел ачу, фольклор бәйрәм иртәләрендә күрергә була. Мәсәлән, “Сөмбелә”, “Каз өмәсе”, “Сабантуй”, “Әбиемнең күңел сандыгы”, “Нәурүз”, “Күңелләрнең изге мизгелләре”, “Аулак өй” hәм башка бик күп төрле милли бәйрәмнәрдә шәhәребезнең Аксакаллар шурасы вәкилләре, микрорайоныбызның мәктәп укытучылары, 38 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре, ата аналар катнашында оешкан төстә үтеп бара.

      Милли бәйрәмнәр, халык авыз иҗаты аша балалар матурлык белән очраша, шулар ярдәмендә туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләнә, олыларга, ата анага карата мәрхәмәтлелек көчәя.

Миләүшә Булатова,

8 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев