Туган як

Төрмәгә алмашка – «алтын беләзек»?

Безнең республикада да ике айдан алып дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгән җинаятьчеләрне рәшәткә артына япмыйча, уң аякларына электрон күзәткеч беләзекләр кигезеп, шул рәвешле күзәтеп тору мөмкинлеге булдырылды. Кыскасы, җинаятьчеләр җәзалау срогын иректә тутырачак. Бу яңалык колонияләр эшен бераз булса да киметер, киләчәктә исә рецидивлар санын азайтырга булышыр, дип фаразлана....

Безнең республикада да ике айдан алып дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгән җинаятьчеләрне рәшәткә артына япмыйча, уң аякларына электрон күзәткеч беләзекләр кигезеп, шул рәвешле күзәтеп тору мөмкинлеге булдырылды. Кыскасы, җинаятьчеләр җәзалау срогын иректә тутырачак. Бу яңалык колонияләр эшен бераз булса да киметер, киләчәктә исә рецидивлар санын азайтырга булышыр, дип фаразлана. Электрон күзәтү системасының чит илләрдә күптән кулланылып та, Россиядә бары тик 2011 елдан гамәлгә кертелүенә карамастан, Татарстанга 62 пластик күзәткеч беләзек кайтарылган инде.
Безнең Түбән Камада беләзектән йөрүчеләр юктыр, дип уйламагыз - бар. Фәнил Әшрапов (исеме, фамилиясе үзгәртелде) карап торганда түбәнкамалылардан бернәрсә белән дә аерылмый кебек, шулай да аның уң аягында күзәткеч беләзек бар. Бу «кыйммәтле әйбер»гә ия булу өчен нинди юләрлекләр эшләргә кирәк соң?..
Дүрт ай элек Фәнил элекке хатыны Гөлнара белән бик нык талаша. Җәнҗал вакытында ул хатынын кыйный, уң кулының урта бармагын имгәтә. Суд ирне, явыз ният белән кеше сәламәтлегенә зур булмаган дәрәҗәдәге зыян салуда гаепләп, бер елга ирегеннән мәхрүм итәргә карар кыла. Шул ук вакытта, Фәнил Түбән Кама районыннан читкә чыкмаска, массакүләм чараларда катнашмаска, яшәү урынын үзгәртмәскә, кичке тугыздан соң өйдә генә утырырга тиеш була. Ул айга ике мәртәбә җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенә барып, билгеләнеп йөри. Әмма кайда булуы, нишләве турында сөйләп интекми. Ник дигәндә, аның кайда йөрүе - барысы да уч төбендәгедәй ачык күренеп тора. Беләзекле кеше өйгә вакытында кайтмаса да, дежур диспетчер бу хакта шунда ук беләчәк. Өстәвенә, беләзекне, гадәти кесә телефонын кебек, һәрвакыт зарядкага куеп торырга кирәк. Югыйсә, тәртип бозу буларак кабул ителәчәк. Шуңа күрә дә мобиль җайланма аша җитешсезлекләр турында инспекторга хәбәр итү мөмкинлеге каралган.
Тышкы яктан сәгатьне хәтерләткән бу прибор эченә җиде төрле датчик урнаштырылган. Һәм кем дә булса беләзекне салырга теләсә, инспекторлар бу турыда шундук беләчәк. Кирәкле мәгълүмат «Глонасс» спутнигы аша тапшырыла.
- Хөкем ителгән бәндә, өйдән чыкканда, беләзек-контроллерны һәрвакыт үзе белән алырга тиеш, - дип аңлата җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе инспекторы Марат Гыйлаев. - Хәер, җинаятьчеләрнең дә сайлау хокукы бар - беләзектән йөрисе килмәсә, рәшәткә артына рәхим итә ала...
Әйе, андыйлар да бар икән. Мәсәлән, ике елга иректән мәхрүм ителгән 20 яшьлек Чаллы егетенә «алтын беләзеген» салырга маташканы өчен кыйммәт түләргә туры килә. Бүген ул җәзалау срогын өйдә түгел, бәлки колония-поселениедә тутыра. Ә бит беләзек белән ирекне бер үлчәүгә куйганда, беләзек, чыннан да, алтын бәясенә баса түгелме?.. Рәшәткә артында булганчы, «алтын беләзек» киеп иректә йөрүең күпкә хәерлерәктер, шәт.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: