Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Штрафыңны вакытында түләмәсәң...

Түбән Камада юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, штрафын вакытында түләмәгәннәре өчен, узган айда гына 70кә якын машина хуҗасы «утырып» чыккан. Мисал өчен, узган елның октябрендә юл хәрәкәте кагыйдәсен бозганы өчен, шәһәребез «гаишник»лары19 яшьлек берәүгә 500 сум күләмендә штраф «чәпегәннәр». Ул әлеге штрафны 30 көн эчендә түләргә, ә риза булмаса, 10 көн...

Түбән Камада юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, штрафын вакытында түләмәгәннәре өчен, узган айда гына 70кә якын машина хуҗасы «утырып» чыккан.

Мисал өчен, узган елның октябрендә юл хәрәкәте кагыйдәсен бозганы өчен, шәһәребез «гаишник»лары19 яшьлек берәүгә 500 сум күләмендә штраф «чәпегәннәр». Ул әлеге штрафны 30 көн эчендә түләргә, ә риза булмаса, 10 көн эчендә шикаять белән мөрәҗәгать итәргә тиеш булган. Әмма ике ай дәвамында штрафын түләмәгән адәмнең эше судка җибәрелгән. Берничә мәртәбә административ җаваплылыкка тартылганын исәпкә алып, суд аны кулга алу турында карар чыгарган.Нәтиҗәдә, яңа елның озакка сузылган ялларын әти-әнисе һәм дуслары белән уздырыр урында, ул камерада утырып чыккан.

Түбән Кама прокуроры ярдәмчесе А.Бикмурзин сүзләренә караганда, административ кодексның 20.25 статьясын бозганы өчен, штрафны икеләтә, ләкин 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә түләү яки 15 тәүлеккә кадәр административ тоткынлык яный.

Шулай булгач, чыгымнарны арттырырга яки ирек белән хушлашырга теләмәсәң, штрафларыңны вакытында түлә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев