Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Бәрдереп качкан

11 апрельдә иртәнге сәгать сигезенче яртыда Спортивная урамындагы 19нчы йорт каршында рулендә 28 яшьлек адәм утырган «ВАЗ-21140» юл аша тиешле урында чыгучы 12 яшьлек малайны бәрдергән. «XXI век» таксиенда эшләүче ул адәм ГАИ инспекторларын, «ашыгыч ярдәм» табибларын чакыртып тормыйча, вакыйга урыныннан качып киткән. Әмма бу хәлне күреп калучылар да булган....

11 апрельдә иртәнге сәгать сигезенче яртыда Спортивная урамындагы 19нчы йорт каршында рулендә 28 яшьлек адәм утырган «ВАЗ-21140» юл аша тиешле урында чыгучы 12 яшьлек малайны бәрдергән. «XXI век» таксиенда эшләүче ул адәм ГАИ инспекторларын, «ашыгыч ярдәм» табибларын чакыртып тормыйча, вакыйга урыныннан качып киткән.

Әмма бу хәлне күреп калучылар да булган. Арадан берсе, ГАИга шалтыратып, сөйләп биргән. ГАИ инспекторлары коррекция мәктәбендә белем алучы ул малайны да, аны бәрдергән таксистны да эзләп тапканнар.
ГАИ бүлегендә әлеге таксист үз гаебен таныган. Аның сүзләренчә, малайның тәне берничә урында сыдырылган гына булганлыктан, ГАИ инспекторларын һәм «ашыгыч ярдәм» табибларын чакыртуны кирәксенмәгән. Үксеп-үксеп елаган малайга: «Беркемгә дә сөйләп йөрмә инде, мә, туңдырма алып ашарсың», - дип 100 сум акча биргән дә, китеп тә барган.
Балаларның кайберләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәскә дә мөмкин, ә менә такси йөртүче, һәрхәлдә, җәяүлеләргә юл бирергә кирәклеген белергә тиеш иде.
Әгәр дә ул вакыйга урынына ГАИ инспекторларын һәм «ашыгыч ярдәм» та-библары чакыртса, 1000 сум штраф түләп тә котыла алган булыр иде.
Ә инде үзе бәрдергән малайны калдырып качканы өчен, суд аны 1 ел да 3 айга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте. Әлеге вакыт аралыгында рульдә тотылса, унбиш тәүлеккә утыртылачак.
Таксида акча эшләргә гадәтләнгән ул кешегә хәзер инде җәяү йөрергә һәм башка эш эзләргә туры киләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев