Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Баласының үлеменә сәбәпче ана

23 яшьлек хатынның алты айлык баласы ваннадагы суда батып үлгәнлеге хакында ишеткәч, кемнәрдер аны кызгангандыр, ә кемнәрдер, хаклы рәвештә, гаепләгәндер. Суд Кама Аланында яшәүче бу сансыз хатынны әлеге җинаяте өчен бер елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Әмма эш моның белән генә чикләнмәде. Моңа кадәр дә ул ике мәртәбә...

23 яшьлек хатынның алты айлык баласы ваннадагы суда батып үлгәнлеге хакында ишеткәч, кемнәрдер аны кызгангандыр, ә кемнәрдер, хаклы рәвештә, гаепләгәндер. Суд Кама Аланында яшәүче бу сансыз хатынны әлеге җинаяте өчен бер елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Әмма эш моның белән генә чикләнмәде. Моңа кадәр дә ул ике мәртәбә хөкем каршысына басып та, ике кечкенә баласы булганга күрә генә, җинаятьләре өчен рәшәткә артына озатылудан котылып калган булган. Суд бу соңгысында әлеге җинаятьләре өчен каралган җәзаны да кушып, әлеге хатынны барлыгы өч ел ярымга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карарга килде. Әмма бу хәсрәт ананың үзенә тиеш җәзаны үтәү вакыты 12 елга кичектереп торыла.

Ана исемен йөртүче ул хатынның фаҗигале үлемгә дучар булган әлеге алты айлык сабыеннан башка, тагын өч баласы бар. Иртә белән ул аларны бакчага илтеп тапшырган. Өенә кайткач, алты айлык кызын юындырырга теләп, аны юыну бүлмәсендәге зур ваннага салган. Бөкесен япмыйча гына, краннан су агызырга куйган. Үзе аш бүлмәсенә чыгып, көндәлек эшләренә тотынган. Берникадәр вакыттан, ваннага кереп караса, бөке ябылган, краннан агып торган су баланы күмгән...

Куркуыннан әлеге хатын тизрәк беренче каттагы күршесенә төшкән, аннан «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакыртканнар. Чакырту буенча килгән табиблар сабыйга инде берничек тә ярдәм итә алмаганнар...

Тикшерү барышында краннан аккан суның көчле агымы бөкенең ваннага төшеп, чыннан да, суны томаларга мөмкин булуы ачыкланган. Нәтиҗәдә, Россия Җинаятьләр кодексының 109нчы статьясы нигезендә, үз баласын караучысыз калдырган бу хатын бер елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Аның 2008 һәм 2009 еллардагы хәйлә юлы белән кеше милкенә ия булганы һәм караклыгы өчен тагын ике ел ярымны өстәгәннәр. Язма башында телгә алганча, бу хатынның балигъ булмаган өч баласы булганлыктан, аларның иң кечкенәсенә 14 яшь тулганчы, аны сабыйларыннан аермаячаклар. Ә рәшәткә артына ул бары тик 2023 елда гына озатылачак. Әгәр дә җәзаны үтәү вакытын сузарга теләп, тагын бер бала табып куймаса...

Шулай да тәнендә җаны булган һәм уйлый белгән кеше өчен үз сабыеның үлеменә үзе үк сәбәпче булуын аңлау да һәм, шулай ук, рәшәткә артына китәр елы җитәсен көтүе дә никадәр олы газап бит...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев