Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Азгын нәфесеңне тыймасаң...

- Балигъ булмаган балалар белән җенси мөнәсәбәткә кергән өчен җәза катгыйланачак, - дип белдерде прокурор ярдәмчесе Айрат Бикмурзин. Ни кызганыч, Түбән Камада да балигъ булмаганнар белән җенси мөнәсәбәткә керү очраклары юк түгел. Узган елны Җинаятьләр Кодексының 134нче стать-ясы нигезендә, сигез адәм актыгы хөкем ителгән, шуларның алтысы - Түбән Камада, икесе...

- Балигъ булмаган балалар белән җенси мөнәсәбәткә кергән өчен җәза катгыйланачак, - дип белдерде прокурор ярдәмчесе Айрат Бикмурзин.

Ни кызганыч, Түбән Камада да балигъ булмаганнар белән җенси мөнәсәбәткә керү очраклары юк түгел. Узган елны Җинаятьләр Кодексының 134нче стать-ясы нигезендә, сигез адәм актыгы хөкем ителгән, шуларның алтысы - Түбән Камада, икесе Кама Аланында яшәүчеләр. Инде быел да шәһәребездә ике хәшәрәткә педофилия өчен җавап тотарга туры килгән.
- Андый төр җинаятьләр, гадәттә, бер-берсенә охшаш була, - ди тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе А.Әбҗәлилов.
18 яше тулмаган кыз үзеннән 7-8 яшькә өлкәнрәк егет белән таныша. Алар дуслашып китәләр һәм очраша башлыйлар. Берзаман кичке уннан соң егете белән йөргән кыз полиция кулына эләгә. Тикшерү барышында кызның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә исәптә торуы ачыклана. Полиция хезмәткәрләре кызларының үзеннән берничә яшькә өлкәнрәк егет белән «чуалуы» турында ата-анасына җиткерәләр. Куркуыннан кыз әлеге егете белән берничә мәртәбә җенси мөнәсәбәткә керүе хакында да әйтә. Әти-әнисе шок хәлендә эчке эшләр идарәсенә килеп, бу егет өстеннән гариза язалар. Аннары, чыннан да, бу кыз егете белән җенси мөнәсәбәткә кергәнме-юкмы икәнен ачыклар өчен, экспертиза үткәрелә. Кыз, аның әти-әнисе һәм тикшерүче бергәләп хатын-кыз табибы янына баралар. Табиб нәтиҗә чыгарганнан соң, егеткә карата җинаять эшен кузгатыргамы-юкмы икәне билгеле була.
А.Бикмурзин сөйләвенчә, балигъ булмаган балалар белән җенси мөнәсәбәткә кергән өчен җәза тагын да катгыйланачак. Хәзер җәзаны шартлы рәвештә үтәп кенә котыла алмаячак-лар. Шулай ук, нинди дә булса сылтау табып, суд билгеләгән җәзаны үтәү вакыты да кичектерелмәячәк.
Аның сүзләренә караганда, 18 яше тулган педофил мондый төр җинаять өчен гомерлеккә ирек белән саубуллашачак, яки, ким дигәндә, 15тән алып 20 елга кадәр гомерен төрмәдә уздырачак. Азат ителгәндә ул мәҗбүри рәвештә медицина тикшерүе узарга тиеш була. Авыру икәне билгеле булса, мондый төр җинаятьләрне искәртү максатында, химик кастрация ысулы да кулланырга мөмкин.
Әгәр әлеге төр җәзалау күптәннән кертелгән булса, күпме язмышлар җимерелмәгән булыр иде...

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кастрация