Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

СПОРТ

СПОРТ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ХОККЕЙ. 12 ноябрьдә Россия башкаласының «ВТБ–Арена» боз сараенда «Нефтехимик» бик көчле көндәш – Мәскәүнең «Динамо» командасы белән очрашты һәм 3:6 исәбе белән җиңүгә иреште. Павел Порядин исәпне инде өченче минутта ачты. Ә икенче период башында «Нефтехимик» һөҗүмчеләре Денис Казионов һәм Павел Куликов 16 секунд эчендә көндәшләр капкасына бер-бер артлы 2 шайба ташладылар! Иң кызыклы вакыйгалар өченче периодта булды.
Ике команда да капкачыларны алып, өчәр мәртәбә көндәшләренә шайба керттеләр. Безнең голларның авторлары – Йонас Энлунд, Райан Мерфи һәм Александр Брынцев (Дамир Шәрипҗанов, Марат Хәйруллин һәм Андрей Сергеев тапшырулары белән). Шулай итеп, безнең команда турнир таблицасында дүртенче урынга күтәрелде.
БАСКЕТБОЛ. Түбән Каманың 1 нче спорт мәктәбе спортзалында 18 яшькә кадәрге үсмерләр арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Казан һәм Яр Чаллы җыелма командалары беренче, икенче урыннарны, Түбән Кама шәһәре командасы 3 нче урынны алды.
СПОРТ ГИМНАСТИКАСЫ. Пензада спорт гимнастикасы буенча Бөтенроссия ярышларына 200 дән артык спортчылар җыелды. Түбән Каманың 1нче спорт мәктәбе командасы уңышлы чыгышлар ясаган. Аерым дисциплиналарда Денис Юров – беренче, Александр Белов – бишенче (спорт мастерлары арасында), Вячеслав Зюлин үсмерләр бәйгесендә җиденче урынга лаек булганнар.
БАДМИНТОН. Әлмәттә 11 команда составында 357 яшь спортчы бадминтон буенча Бөтенроссия ярышларында көч сынашканнар. Татарстан Республикасының җыелма командасы белән Түбән Кама бадминтончылары да бәйгеләрдә катнашкан.
17 яшьтәге хатын-кыз парлары арасында Диана Котова һәм Софья Барова, 15 яшьтәгеләр арасында Ксения Халаимова һәм Камилә Хәлилова өченче урыннарны яулаганнар. Үз группаларында Степан Волков (15 яшь) һәм Анастасия Исаева (13 яшь) беренче урыннарга чыгып, «алтын» медальләр белән бүләкләнгәннәр.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, «Туган як» газетасының спорт күзәтүчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X