Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Өченче урыннарны алдылар

«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте

Н.А. Зеленов исемендәге «Шинник» спорт комплек-сының көрәш бүлегендә шөгыльләнүчеләр узган ял көннәрендә Зәй шәһәрендә үткәрелгән илкүләм ярышка барып кайттылар.
Андагы «Яшьлек» боз сараенда Зәй районының элекке башлыгы Ринат Фәр-диев истәлегенә багышлан-ган, инде традициягә кергән Бөтенроссия көрәш турниры узды. Татарстан, Башкортстан, Марий-Эл, Удмуртия, Кабарда-Балкар республикаларыннан, Оренбург, Самара, Ульяновск, Киров өлкәләреннән җыелган иң көчле көрәшчеләр бәйгесендә түбәнкамалыларның икесе уңышка иреште. «Ниж-некамскшина» акционерлык җәмгыяте эшчесе Илназ Таһиров һәм «ТАИФ-НК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшләүче Рамил Минабетдинов 130 килограммнан авыррак үлчәүдәге пәһлеваннар арасында икесе дә өченче призлы урыннарны алдылар (бу ярыш
нигезләмәсе буенча, һәр үлчәүдә өченче урыннар берьюлы ике көрәшчегә бирелә).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев