Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшчеләрнең яңа уңышлары

Узган ял көннәрендә республикабыз башкаласында 2004-2009 елгы яшьләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге үткәрелеп, анда Түбән Камадан Әмир Хафизов икенче призлы урынны алды.

31 нче мәктәпнең 5 «б» сыйныфында укучы Әмирнең «Сабантуй» журналы призларына уздырылган республика бәйгесендә җиңүе һәм Россия беренчелегендә катнашу өчен Татарстан җыелма командасына кертелүе турында «Туган як»та хәбәр иткән идеек инде. Н.А.Зеленов исемендәге «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Әмир ил күләмендәге ярышта да сынатмады. 2008-2009 елгы малайлар төркемендә көрәшеп, финалга барып җитте һәм иң соңгы көндәшенә – үзеннән бер яшькә зуррак Башкортстан малаена гына оттырып, 65 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә икенче урынга чыкты.

Шул ук көннәрдә безнең «Шинник»ныкылар тагын бер зур бәйгедә, 2002-2004 елгы яшьләр арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегендә көч сынаштылар. Лаеш районының Усад авылында үткәрелгән ул ярышта егетләр генә түгел, кызлар да үзара көч сынашты. Үз авырлык үлчәүләрендә безнекеләрдән Әдилә Бушмакина (76 кг) – икенче, Әлфис Шәйдуллин (57 кг) һәм Даниф Галиуллин (100 кг) өченче урыннарны алдылар. Ә иң зур уңышка Түбән Кама политехник колледжы укучысы Илмир Хәсәншин иреште, ул 100 килограммнан авыррак үлчәүдәгеләр арасында җиңү яулады.

Бу уңышы Илмирга Татарстан җыелма командасы белән Россия беренчелегенә барып, үз яшендәгеләр белән ил күләмендәге бәйгедә бил алышу хокукы бирә. Хәзер ул, тренеры Илнар Гәрәев җитәкчелегендә, апрель ахырында Волгоград шәһәрендә узарга тиешле әнә шул ярышка әзерләнә.

«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев