Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чиратта – Россия беренчелеге

Н.А.Зеленов исемендәге «Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче яшьләр узган ял көннәрендә республика күләмендәге ике ярышка барып, икесеннән дә медальләр алып кайттылар.

Казанның «Ак барс» көрәш сараенда 2006-2007 елгы үсмерләр «Ялкын» журналы призларына үткәрелгән бәйгедә көч сынашты. Анда безнекеләрдән 16нчы мәктәп укучысы Антон Рассказов – үз авырлык үлчәвендә икенче, ә нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжыннан Ирек Гатин өченче призлы урыннарны алдылар. Шул ук көнне биредә кечерәкләр, 2008-2009 елгы малайлар арасында «Сабантуй» журналы призларына ярыш оештырылды. Анысында да «Шинник» көрәшчеләреннән икесе уңышка иреште. 31нче мәктәп укучысы Әмир Хафизов үз авырлык үлчәвендә җиңү яулады, 24нче лицей-интернаттан Эдуард Юнысов өченче призлы урынга чыкты. Әлеге ике бәйгедә үз авырлык
үлчәүләрендә беренче урыннарны алган яшь спортчылардан Татарстан җыелма командасы тупланып, якын арада ул Россия беренчелегендә республикабыз данын яклаячак. Мондый бурыч ышанып тапшырылганнарның берсе – безнең Әмир Хафизов. Тренеры Илнар Гәрәевнең иң сәләтле яшь өйрәнчекләреннән берсе булган Әмир ил күләмендәге бәйгедә дә сынатмас, дип өметләнәбез.

«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев