Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Зур яңарту көтелә

Үзәк хастаханәнең хирургия корпусында капиталь ремонтның икенче өлеше башланды.

Узган ел бинаның бер өлеше төзекләндерелсә, хәзер 3 нче дәвалау корпусының икенче ягы яңартыла. Белгечләр тәрәзәләрне, сантехниканы, вентиляцияне алыштыралар, электр-монтажлау һәм штукатур-буяу эшләре бара.

Төзекләндерүгә республика бюджетыннан 136 миллион сум акча бүлеп бирелгән. 1984 елда төзелгән дүрт катлы бинада кабул итү-диагностика, анестезиология-реанимация, гинекология, хирургия һәм операция бүлекләре урнашкан. Эшләрне җәен тәмамларга ниятлиләр.

Фото http://ncrmb.su/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев