Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Үзенчәлекле операция ясаганнар

Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәсе табиблары фибросаркомалы пациентка үзенчәлекле операция ясадылар.

Узган елның декабрь ахырында шәһәрнең онкология бүлегенә корсагында зур гына (16 сантиметрлы) шеш үскән 71 яшьлек пенсионер мөрәҗәгать итә. Онкология бүлеге мөдире Марат Хәйруллин авыруга операция ясарга алына. Тик операция вакытында шешнең кабырга белән эч арасындагы кан тамырларында да үсүе ачыклана. Һәм табиблар артериянең дә бер өлешен резерцияләргә мәҗбүр була. Бу очракта кан тамырын тегү мөмкин булмаганга, аны протезларга дигән карар кабул ителә. Җиде табиб биш сәгать буе  авыруның тормышы өчен көрәшә. Нәтиҗәдә, онкологлар хирурглар белән берлектә ир-атка кан тамыры протезын куйганнар. Табиблар әйтүенчә, элегрәк мондый очракларда үскән шешкә операция ясап булмый дип саналса, бу очракта Түбән Кама онкологлары һәм хирурглары могҗиза тудырган. “Без бу планда үз дәрәҗәбезне күтәрдек. Иң мөһиме, пациент сәламәт һәм тулы канлы тормыш белән яши алачак”, – диде Марат Хәйруллин. Пациент үзен яхшы хис итә һәм өенә чыгарылган инде. Әлегә ул онкологларда күзәтүе астында булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев