Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Үзегезне алдан кайгыртыгыз

Шәһәрдә һәм районда яшәүче 415 мең олы түбәнкамалының 15 меңе бер генә медицина оешмасына да беркетелмәгән.

Димәк, табиб авыру турында берни белми, аны вакцинациягә, диспансеризациягә чакыра алмый. Шуңа күрә авыруны да башлангыч вакытта ук ачыклый алмаячаклар.
Поликлиникага язылмаган кеше табибка языла һәм чакырта алмаячак. Аның бушлай тикшерелү мөмкинлеге дә булмаячак. Дөрес, ашыгыч медицина ярдәменнән аны беркем дә мәхрүм итмәячәк, ләкин бу табибларның башкаларга бирергә тиешле вакытын алачак. Поликлиникаларда штат һәм яңа җиһазлар беркетелгән кеше исәбеннән бүлеп бирелә.
– Беркетелмәгән авыру ташламалы дарулар ала, бушлай диспансеризация, вакцинация уза алмый. Поликлиникага теркәлү өчен, регистратурага мөрәҗәгать итеп, баш табиб исеменә гариза язарга кирәк, паспорт, иминият полисы, СНИЛС, ташламаларга хокук бирүче документларны онытмагыз. Гариза берничә көн эчендә карала, аннан кеше табибка языла ала, – дип аңлата үзәк хастаханә баш табибының поликлиника мәсьәләләре буенча урынбасары Та-тьяна Рәхимова.
Әйтик, бер өлкән яшьтәге ханым Түбән Камага күрше республикадан килеп урнашкан. Күченгәч үк диярлек, ул поликлиникага барып теркәлгән. Ә менә бер яшь кыз ярты ел буе сузып йөргән һәм теше авырта башлагач кына поликлиникага табибка беркетелергә килгән.
Кеше елына бер тапкыр медицина оешмасын үзе сайлый ала. Әмма табибны өйгә чакырырга кирәк булса, кыенлык килеп чыгарга мөмкин: йортыгыз бу табибка беркетелгән икән, сезгә килә. Адресыгыз бер поликлиника территориясендә булып, үзегез икенчесен сайласагыз, авырган очракта табибка үзегезгә барырга туры киләчәк.

Фото: ps:https://vk.com/club93432868//club93432868

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X