Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Үзең кайгыртмасаң, сәламәтлек каян килсен

«Саулык – иң зур байлык», – диләр. Ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Ләкин сәламәт булу өчен үзеңә дә тырышырга кирәк.

Иң беренче – дөрес итеп тукланырга өйрәнегез, көненә 4-5 тапкыр аз-азләп, ике сәгать саен ашасагыз, ашказаныгызга җиңел булыр. Иртәнге ашыгыз боткадан торса, файдалырак, чөнки ярмаларда витаминнар күп. Аны шулай ук эремчек  яки йомырка белән алыштырырга мөмкин. Көндезге ашка кадәр бер алма яки бер груша, яки 4-5 чикләвек ашап куегыз. Сөт ризыгын, мәсәлән, кефир белән алыштырып була. Көндезге аш итле ризык һәм яшелчә ашыннан торса әйбәт. 15.00-16.00 сәгатьләр арасында тагын җимеш ашарга мөмкин. Кичке аш җиңелчә булсын, ашказанын авырайтмасын дисәгез, парда пешерелгән балык һәм яшелчә салаты әзерләгез. Өстәлегездә һәрвакыт сөтле ризыклар, яшелчә, җиләк-җимеш булсын. Диетологлар шулай ук ашарга 30 минут кала кайнамаган чиста су эчәргә дә киңәш итәләр. Ашаганнан соң, 10-15 минут ял итәргә, аннары йөреп кайтырга яки күнегүләр ясарга кирәк. Күбрәк саф һавада җәяү йөрергә тырышыгыз. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе. Бу турыда онытмагыз! 
Зәлфирә ГЫЙЛЬФАНОВА, медицина профилактикасы үзәге психологы.
Фотода: З.Гыйльфанова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев