Туган як

Заманабызның азгын чирләре тарала

Түбән Камада хәзерге вакытта 446 кешенең ВИЧ-инфекцияле булуы билгеле. Шуларның 64 процен- ты - 15тән 29 яшькәчә кешеләр. «Роспотребнадзор»ның бу мәгълүматы муниципаль район башкарма комитеты ведомствоара комиссиясенең ВИЧ-инфекция, туберкулез һәм җенси юл белән күчә торган йогышлы авырулар мәсьәләләренә кагылышлы утырышында яңгырады. Үткән өч айда гына да безнең муниципаль районда 9...

Түбән Камада хәзерге вакытта 446 кешенең ВИЧ-инфекцияле булуы билгеле. Шуларның 64 процен- ты - 15тән 29 яшькәчә кешеләр. «Роспотребнадзор»ның бу мәгълүматы муниципаль район башкарма комитеты ведомствоара комиссиясенең ВИЧ-инфекция, туберкулез һәм җенси юл белән күчә торган йогышлы авырулар мәсьәләләренә кагылышлы утырышында яңгырады.

Үткән өч айда гына да безнең муниципаль районда 9 ир-атның һәм 8 хатын-кызның ВИЧ-инфекция йоктыруы ачыкланган. Алары, башлыча, 30-39 яшьләрдәге кешеләр. Соңгы ике елда гына да ВИЧ-инфекцияле хатыннар арасыннан 9ы бала тапкан. Моннан тыш, шундый хатыннарның яралгыда килеш үтерелгән нарасыйлары күпмедер әле?! Болары янына, колонияләрдә тотылучылар арасыннан 41 җинаятьченең ВИЧ-инфекцияле икәнен дә өстик. Җәмгыятьтә әлеге чирнең азуына нәрсә сәбәп соң?
Җавабы һәркемгә билгеле: наркотиклар куллану, азгынлык, фахишәлек ... Дөрес, Россия буенча уртача саннар белән чагыштырганда, безнең Татарстанда ВИЧ-инфекция 15 процентка кимрәк, дип тынычланырга булыр иде. Әмма Яр Чаллы, Алабуга, Бөгелмә һәм Казанны исәпкә алмаганда, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәре бу азгынлык таралуы буенча республикада бишенче урында тора. Шуңа күрә дә инде, «Роспотребнадзор»ның территориаль бүлеге начальнигы Рөстәм Изиятуллин: «Хәзерге вакытта әлеге проблема көнүзәк мәсьәләләрнең берсе», - дип искәрттеп үтте ведомствоара комиссия утырышында ясаган чыгышында.
СПИД авыруына китерә торган ВИЧ-инфекция кебек үк, туберкулез да - куркыныч чирләрнең берсе. Бу елның 1 гыйнварына бездә туберкулез буенча 2365 кеше диспансер исәбендә тора.
Узган елны гына да муниципаль районда туберкулез йоктыруның 105 очрагы теркәлгән: шуның 97се - өлкән яшьтәге кешеләрдә, 8е - 18 яшькә кадәрге балаларда. Шунысы куанычлы: әлеге авыру, 2010 ел белән чагыштырганда, 17,9 процентка кимегән.
Бу чирне бетерү өчен туберкулезга каршы диспансер тарафыннан зур эш алып барыла: 2011 елда гына да якынча 37 мең кеше диспансерга мөрәҗәгать иткән, стационарда 511 кеше дәвалану курсы узган. Шунысы куанычлы: 2011 елда туберкулездан үлүчеләрнең саны 37,4 процентка кимегән.
Моны халыкның үз сәламәтлегенә игьтибары артуы белән аңлатырга мөмкин. Узган ел шәһәр һәм районда яшәүчеләрнең 99,6 проценты флюорография үткән, ягъни 140 мең 857 кешедән 140 мең 239ы тикшеренгән дигән сүз. Әмма түбәнкамалылар арасында 1709 хатын-кыз, бала тапканнан соң, флюорография үтүне кирәксенмәгән.
Вич-инфекция, туберкулез авыруларына кагылышлы мәсьәләләрне берничә ай, яки ел эчендә генә хәл итү мөмкин түгел, ләкин һәр кеше сәламәтлеге өчен үзе җаваплы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: