Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Заман афәте

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан, Түбән Камада күптөрле акцияләр узды. Шуларның берсе «Нефтехим-Арена» да оештырылды.

«Стоп ВИЧ/СПИД» акциясе кысаларында хоккейга килүче җанатарларга, үзиреклеләр тест узарга тәкъдим итте. Риза булучылар башта ВИЧ авыруы буенча анкета сорауларына җавап бирделәр, аннары анализ ясар өчен селәгәйләре алынды. Нәтиҗәдә инде 15 минуттан билгеле булды. Тестта ике сызык чыкса, кеше белән әңгәмә уздырыла һәм өстәмә рәвештә медицина тикшерүе уздырыла. Әйтергә кирәк, акция белән кызыксынучылар бик күп булды. Матч башланганчы чират җыелган иде. Катнашучыларга беләзек тә тапшырылды.
Акция 2нче поликлиникада да узды. 30-70 яшьләрдәге 150 кеше кан биреп, тест үтте. Бәхеткә, араларында авыручылар табылмады. Балалар хастаханәсе табиблары сәламәтлек саклау идарәсе оештырган семинарда катнашты, шулай ук, 31 нче мәктәп балалары белән «ВИЧ\СПИД йоктыру юллары һәм куркынычсызлык чаралары» дигән темага әңгәмә узды.
Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта ВИЧ авыруы белән Түбән Камада 611 кеше исәптә тора, шуларның 356сы – ирләр һәм 255е – хатын-кызлар. 68 очрак быел ачыкланган (57,4 процент – җенси юл белән, 42,6 процент кан тамырлары аша йоктырганнар). Күпчелек авыручылар 30-39 яшендә икән. Кызганычка, быел өлкән яшьтәгеләр дә «кармак»ка эләккән: 50-59 яшьлекләр арасында ВИЧ - 5, 64 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында 4 кеше ачыкланган.
ВИЧ авыруы, беренче чиратта, кешенең башка авыруларга каршы торучанлыгын киметә. Дәваланган кеше озак еллар яши ала, ә менә үз-үзенә игътибар бирмәсә, бирешсә, үләргә дә мөмкин. 1987 елдан ВИЧ диагнозы куелган 226 кеше вафат булган, шуларның 36 сы – узган ел, 26 сы - быел. Үлү сәбәпләре булып наркомания, эчкечелек, туберкулез, онкология, йөрәк-кан тамырлары авырулары күрсәтелә.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото ncrmb.su сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев