Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп

Бар дөньяны куркыткан, шактый гомерләрне кискән коронавирус дигән замана афәте безнең шәһәрне дә урап узмады. Шәһәрдәшләребез арасында бу вирус йоктыручылар күренә башлауга, район үзәк хастаханәсенең алты катлы бинасы госпиталь итеп үзгәртелде. Ул 107 авыруга исәпләнгән. Госпитальдә 39 медицина хезмәткәре эшли.

Бу авыруларны аякка бастыру өчен табиблар бар тырышлыгын куя. Аларга да җиңелдән түгел. Махсус костюм киеп, 12шәр сәгать аяк өстендә булу, панде­мия вакытында гаиләдән аерылып тору өстенә, авыруны үзеңә йоктыру куркы­нычы да бар бит. Табиб Эльвина Абы­зова госпиталь ачылганның беренче көннәреннән биредә.

– Эшнең авырлыгы куркытмый, тик гаиләне күрәсе килә, сагындыра, – ди ул.

Шәфкать туташы Гөлия Хәкимовага туган көнен дә эштә үткәрергә туры килә. Ул инде 10 ел Түбән Каманың үзәк хастаханәсендә хезмәт куя.

– Иң авыры – беренче көн. Махсус ко­стюмнарга ияләнүе читен булды, әмма авыр хәлдә яткан чирлеләрне күрү дә җиңел түгел иде. Табибларга рәхмәт, без кат-кат сораганда да барысын җентек-ләп аңлаттылар. Коллектив бик яхшы. Эштән соң, нык арылса да, ял итеп алгач теннис уйнарга, саф һава суларга вакыт табыла, – ди ул. Юбилеен бәйрәм итәр-гә өйдә Гөлияне ире һәм ике улы, дусла­ры, туганнары көтә.

Менә госпиталь эшли башлаган­га өч ай вакыт үтте. Шул вакыт эчендә табиблар көче белән, күпме авыру­лар савыгып чыкты. Госпитальдә дә-валанучылар монда эшләүче медици-на хезмәткәрләрен бары яхшы яктан гына телгә алып, үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Бу язмабызда, без аларга сәламәтлек, түземлелек һәм сабырлык телибез.

Коронавирус белән чирләүчеләр акрынлап кими барса да, бу зәхмәт чи­генде, дип әйтергә иртәрәктер әле. Авы­руга каршы иммунитет формалашсын өчен, халыкның 70-80 проценты чирләп алырга тиеш. Табиблар авыручылар саны кимесә дә, тынычланырга иртәрәк дип, кисәтәләр. Маска, перчатка киеп йөрүне дәвам итәргә, кеше күп булган урыннарда йөрүдән, җыелудан тыелып торырга киңәш итәләр.

Фотолар шәхси архивлардан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев