Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Йөклеләргә дә прививка кирәк?

Түбән Кама табиблары йөкле ханымнарны да грипптан прививка ясатырга өнди. Ник дигәндә, декабрьдә грипп белән авыру куркынычы бермә- бер артачак. Әмма иң куркынычы – чирнең үзе түгел, ә ул китергән нәтиҗәләр: әйтик, пневмония, үлем очраклары булуы да беркем өчен сер түгел.

Грипп, беренче чиратта, иммунитетлары көчсез булган кешеләргә йога. Бу категориягә 60 яшьтән өлкәнрәкләр, балалар һәм йөкле ханымнар керә. Булачак әниләргә прививканы икенче һәм өченче триместрда организмга бернинди зыян китермичә ясатырга була. Бу хакта хәбәрчеләргә Түбән Кама эпидемиологы Елена Пискарева, баш терапевт Светлана Особливая һәм хатын-кызлар консультациясе мөдире Олег Шишонин җиткерделәр.
Шунысы мөһим: коллектив иммунитеты кешеләрнең 45 проценты һәм «көчсезләр» категориясенең кимендә 75 проценты вакцинация узса гына барлыкка килә. Йөкле ханымнар гел өйдә утыра алмый бит, поликлиникага да, хатын-кызлар консультациясенә дә барасы бар. Ул җәмәгать транспортында да йөри. Беркая йөрмәсә дә, якыннары эшкә бара.
«Булачак әни грипп белән авырган очракта баласы гомерен дә куркыныч астына куя. Вирус соңгылык аша яралгының канына үтеп, тукыма күзәнәкләрен зарарлый, баш миенә зыян сала. Ә бу энцефалит яки менингит авыруына китерергә мөмкин», – дип аңлатты Олег Шишонин. 2009 елда берничә йөкле әни авырып, балалары үле туган. Табиблар әйтүенчә, алар инде беркайчан ана булу бәхетен татымаячаклар.
Йөклеләргә «Совигрипп» дигән махсус вакцина кайтартыла. Анда консервантлар юк һәм ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан хупланган. Прививка ясаткан урын бераз кызара төшәргә, 2-3 көн тән температурасы күтәрелергә мөмкин, әмма бу – нормаль күренеш. Әгәр дә борын тыгылса, ютәл барлыкка килсә, йөкле ананы хастаханәгә яткырып, күзәтәләр, дәвалыйлар.
Прививканы бүген хәтта сәүдә үзәкләрендә дә ясаталар, йөклеләр исә поликлиникага да, хатын-кызлар консультациясенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев