Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Язгы авырулар буенча кагыйдәләр һәм киңәшләр

Язын кешеләрнең 20 проценты авырый башлый, диләр табиблар. Беренче дулкын – март, икенчесе апрель аенда күзәтелә.

Якты кояшка алданып, күпләр тизрәк җылы киемне җиңелрәккә алыштыра. Әмма һава да, биналар да әле салкын була.

Урамда һава температрусы күтәрелү белән бергә, дым арта, ә бу төрле бактерияләр үрчү өчен менә дигән шарт! Витаминнар җитмәве, кыштан соң көчсезләнгән иммунитет, үзгәрүчән һава һәм атмосфера басымы, урамга сирәк чыгу, нерв системасы какшау да авыруларга китерә. Билгеләрен үзегез дә күрә һәм сизә аласыз: мәсәлән, еш кына баш, сөякләр авырту, хәлсезлек, йокы килү күзәтелә, кәеф үзгәрә.

Язын нинди авырулар йоктырырга мөмкин соң?

Беренчедән, тын юлларының ялкынсынуы белән бәйле булганнары (монда грипп, аденовирус, коронавирус керә), шулай ук бронхит, пневмония, эчәк инфекцияләре еш очрый.

Хроник авыруларга килгәндә, ашказаны җәрәхәтеннән, гастриттан, тонзиллиттан, гаймориттан, ревматизмнан, циститтан һәм пиелонефриттан интегүчеләргә сакланырга кирәк.

Авырмас өчен киви, апельсин, лимон, мандарин, тозлы кәбестә ашарга, кефир эчәргә; нарат җиләгеннән, мүк җиләгеннән, сырганактан компот кайнатырга киңәш ителә. Иртән һәм көндез кайнар аш, бигрәк тә ботка ашагыз, кичен күп ашамаска тырышыгыз. Майлы, кыздырылган, тозлы, борычлы ризыктан тыелып торыгыз.

Гигиена таләпләрен үтәгез, үзегез белән я салфеткалар, я чиста кулъяулык йөртегез; авыру кеше белән аралашсагыз, кулларны юыгыз, ул кагылган әйберләрне сөртеп алыгыз, фатирны һәм эш урынын җилләтеп торыгыз. 7-8 сәгать йоклау, иртәнге күнегүләр, яхшы кәеф, урамга йөрергә чыгу, витаминнар кабул итү, эш һәм ял режимын үтәү уңай тәэсир итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев