Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Яшәү өчен шартлар тудырыла

Табибларны Татарстанга һәм Түбән Кама шәһәре медицина учреждениеләренә эшкә җәлеп итү программасының уңай нәтиҗәләре күренә. Аның кысаларында, торак шартларын яхшырту өчен яңа белгечләргә 500 мең сумлык грант бирелә.

Резидә Шәйхиева Зәйдә туган. Ижау медицина академиясен тәмамлаганда, грантлар программасы турында ишетеп, ире белән алар Түбән Камага килергә булганнар. Аларга квартир бирделәр. Резидә ханым хатын-кыз консультациясендә хезмәт куя. 
–  Миңа йөкле хатыннар белән эшләү ошый. Эше дә әйбәт, торагы да. Бу шәһәрдән бер дә китәсе килми, – ди ул.
Аның ире Рим Шәйхиев тумышы белән Киров өлкәсенең Вятские Поляны шәһәренннән. Хәзерге вакытта Түбән Каманың 2 нче поликлиникасында терапевт булып эшли. Ул ике участок авыруларын – өч меңгә якын кешене кабул итә. Эш шартлары аңа да ошый. Өстәвенә, үзүсеш өчен мөмкинлекләр бар. Ярты елдан квалификация күтәрү курсларын үтеп, икенче категориягә имтиханнар биреп карарга ниятли.  
Татарстанда 2014 елдан башлап, 800 дән артык табибка грант бирелгән, шуларның 524 е илнең башка төбәкләреннән килгән. Узган ел әлеге программа буенча 135 белгеч эшкә кабул ителгән.
Фото НТР сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев