Туган як

Ярдәм итә алуына шатлана

Түбән Камада рентген-хирургия алымнары ярдәме белән диагностика ясау һәм дәвалау кабинеты 2013 елдан эшли. Биредә, нигездә, инфаркт кичергәннәрне инвалидлыктан, хәтта үлемнән саклап калалар. Танылган хирург, йөрәк кан тамырлары эченә кереп, кичектергесез операция ясау үзәге мөдире Алексей Крохалев бригадасы күп кешеләрне «теге дөнья»дан кайтара алган. Аның кул астында эшләүче 37 яшьлек табиб Рафаэль Кудаяров (фотода) бу өлкәдә үзәк ачылганнан бирле хезмәт куя.

Рафаэль медицинага көтмәгәндә килеп керә. Уфада туып, биш яшьлек чагында ук әти-әнисе белән Түбән Камага күчеп килә. 9 нчы сыйныфтан соң нефть химиясе көллиятендә бухгалтер белгечлеге буенча белем ала, аннары хәрби хезмәткә алына. Кайткач, әтисе игътибарын медицинага юнәлтергә тәкъдим итә. Егет берсүзсез ризалаша һәм үкенми. 
– Уфадагы Башкортстан дәүләт медицина университетында укыдым. Дөрес, башта авыр булды, чөнки мин күбрәк техник фәннәрне ярата идем. Әмма бик тырыштым, ияләштем һәм үз һөнәремне яратып өлгердем. 2008 елда Түбән Камага кайтып, эшкә үзәк хастаханәгә урнаштым, шунда ук ординатураны да уздым. Үземне бик җылы кабул иттеләр, ярдәмнәреннән калдырмадылар, – ди Рафаэль Кудаяров.
Табиб башта реанимациядә эшли. Реаниматолог эше нидән гыйбарәт? Ул дәваламый, ә клиник үлем хәлендәге организмны тергезә, беренче ярдәм күрсәтә, хәтта «теге дөнья»дан кайтара, дисәң дә дөрес булыр. Бирегә китерелгән кешеләр арасында елаучылар, зарланучылар юк, чөнки күп очракта алар я аңсыз, я саташкан хәлдә була. Иң беренче чиратта табиб аның сулышын, йөрәк тибешен тикшерергә тиеш. Суламаса, үпкәләргә ясалма җилләтү процедурасын башлый, йөрәге типмәсә, аны эшләтеп җибәрә. Кеше аңына килеп, сулый башласа, аны табибларга тапшыралар. 
– Без дәваламыйбыз. Мәсәлән, юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп, кул-аяклары сынган кешеләрне китерсәләр, башта аңына китерергә, беренче ярдәм күрсәтергә кирәк, ә тормыш функцияләре тергезелгәч, аны травматология бүлегенә күчерәбез. Кеше авыртуны сизеп, зарлана башлый икән, димәк, реаниматологның эше тәмам, – дип аңлата табиб.
Беренче авыруын ул әле дә хәтерли. Бүлеккә бензин парлары белән агуланган аңсыз ирне китерәләр. Рафаэль Кудаяров аңа ярдәм күрсәтеп, аңына китерә. Ир савыккач, табибы янына килеп рәхмәтләр укый. Шулай да, күпме көч куеп та, аңына килмичә, китеп барган авырулар да була. Табиб мондый очракларның берсен искә алып узды.
Реанимациягә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән кешене китерәләр. Юлны аркылы чыкканда ирне машина бәрдереп кенә калмаган, өстерәтеп тә барган. Шуңа күрә Рафаэль Кудаяров әтисенең дустын таный алмаган. Йөрәккә массаж ясау да, үпкәләрне ясалма җилләтү дә, башка ярдәм чаралары да нәтиҗә бирмәгән. Ир кабул итү бүлмәсендә үлә. Әтисенең, якын дусты үлемен, Рафаэль Кудаяров бик авыр кичерә.
«Табиб һәрвакыт үзе өстендә эшләргә, үсәргә тиеш», дигән фикердә ул. Күпмедер вакыттан соң хастаханәдә рентгенологлар җитмәвен белгәч, гариза язып, үзен яңа белгечлек буенча Казанга укырга җибәрүләрен сорый. Җитәкчеләре каршы килми. 
– Рентгенолог төшергән фоторәсемнәр буенча нәтиҗә яза. Диагностиканың әлеге алымына – 100 елдан артык. Дөрес, хәзер УЗИ, ФГДС бар, әмма рентген нурлары ярдәмендә карау да актив кулланыла: әйтик, сөякләрне, үпкәләрне тикшергәндә. Томография, флюорография дә – шул ук рентген. Көнбатыш илләрдә халыкны түләүсез флюорографиягә җибәрү юк бит, ә бездә мондый мөмкинлекләр бар. Кешеләр генә битараф карый. Диспансеризация уздыру да бездә генә, ә кадерен белмиләр, – ди ул.
Бу һөнәре аңа алга таба яңа белгечлек алырга ярдәм итә. Түбән Камада уникаль рентген-хирургия алымы белән операцияләр ясау турында карар кабул ителгәч, Рафаэль Кудаяровны тагын бер табиб белән яңа дәвалау ысулы буенча укырга җибәрәләр. Табиб үзе әйтүенчә, беренче тапкыр мондый операцияне күргәч, ул хәтта куркып калган. Әмма өйрәнә башлап, барлык нечкәлекләренә төшенгәч ошаткан, яратып башкара. 
Мондый операция барышында авыруның кулы аша махсус трубка кертелеп, йөрәкнең кан тамырлары тикшерелә. Инфаркт кичергән кешенең кан тамырларында тәңкәләр була. Табиб максаты – аларны, стент урнаштырып этәреп җибәрү һәм кан йөрешен тәэмин итү. Процедурага 30 минуттан алып 2 сәгатькә кадәр вакыт китә. 
Нигездә, бу бүлектә инфаркт, стенокардия белән яталар, әмма мондый операция тәннең башка әгъзаларына да: аякларга, бөерләргә, муендагы йокы артериясенә дә ясала. 
Бүлектәге «кунаклар» күбесенчә – 50-70 яшьлек ирләр. Әмма яшьләр дә очраштыргалый. Хастаханәдә шулай 31 яшьлек ир һәм 33 яшьлек хатын ятып чыккан, өлкәннәргә килгәндә 90 яшьтән олырак әбиләрне һәм бабайларны да китерәләр. Инфаркт кичергән кешеләр арасында күпчелеге тәмәке тартучылар икән. Башка сәбәпләргә килгәндә, дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү, нәселдән килә торган чирләр һәм шикәр авыруы булырга мөмкин. 
Кайчакта кеше йөрәгем авырта, дип килә, тикшерү нәтиҗәсе кан тамырларының чисталыгын күрсәтә. Рафаэль Кудаяров андыйлар, нигездә, юкка-барга борчылучы хатын-кызлар була һәм аларга «сезнең йөрәгегез түгел, җаныгыз сызлый», дип аңлата. Бу кешеләргә үзләрен сакларга, тынычрак булырга киңәш итә. 
Операция ясалгач, табиблар стент яхшырак урнашсын өчен, дарулар эчәргә куша, әмма кайбер кешеләр, хастаханәдән чыгуга, аны кабул итми башлыйлар һәм, күпмедер вакыттан соң, хәлләре авыраю сәбәпле, яңадан хастаханәгә эләгәләр. Әле араларында «безгә әйтмәделәр, кисәтүче булмады», диючеләре дә бар. Югыйсә операция вакытында да, хастаханәдән чыгарганда да табиблар дару кабул итүнең мөһимлеген аңлатып торалар. 
– Берәүне шулай өч тапкыр китергәннәр иде. Аннары аңлады булса кирәк, башка күренмәде. Операцияләр ясый башлагач та, кеше шулкадәр күп иде. Мәсәлән, быел гына да биш ай эчендә 300 операция ясадык. Әмма авырулар арта гына бара. Нигездә, төнлә китерәләр. Ник дигәндә, кеше көндез игътибарын читкә юнәлтеп булса да түзә, вакытлыча авыртуны онытып торырга да мөмкин. Ә менә төнлә... Әлбәттә, соңга калып килүчеләр дә бар. Стент белән карагач та, ярдәм итә алмаячагыңны тану бик авыр, әлбәттә,– ди табиб. 
Рафаэль Кудаяров бигрәк тә өлкәннәргә ярдәм итә алуына шатлана. Төнлә чакыртып, сызланып яткан әбигә операция ясау, иртән эшкә килгәч, аның елмаеп, ашап утыруын күрү аңа рәхәтлек һәм җиңеллек өсти. 
Кешеләр эштән бушаган мизгелләрдә, төрлечә ял итәләр. Рафаэль Кудаяров өчен мондый ял – балык тоту. Моның белән ул кечкенәдән үк мавыга башлаган. Эшкә урнашкач, андагы хезмәттәшләре белән балыкка йөргәннәр. Күпмедер вакыттан соң аңа табиблар арасында балык тоту буенча ярышлар уздыруны оештырырга тәкъдим итәләр. Мондый ярышлар элек тә үткәрелгән, шуңа күрә традицияне яңартырга булалар. Менә инде өченче ел кышын һәм җәен Түбән Каманың барлык хастаханәләре хезмәткәрләре бергә барып, балык тота. Иң күп тотучыларга дипломнар да тапшырыла. Уңышны пешереп яисә кыздырып ашап, менә шулай бергәләшеп ял итәләр. Мондый чараларда 25 ләп кеше катнаша. Моннан кала, Рафаэль үзе дә ике атнага бер булса да, балык тотарга бармаса, күңеленә тынгылык таба алмый. Үзәк хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләүче хатыны исә балык тотарга яратмый. 
– Ул гаилә учагын саклый. Гомумән, ир һәм хатын бер үк өлкәдә эшләү – яхшы күренеш, дип саныйм. Эштә төрле чаклар була, сөйләшәбез дә, киңәшләшәбез дә. Бер-беребезне аңлыйбыз. Өч балабыз үсеп килә. Дөньябыз түгәрәк. Моннан да кадерлерәк нәрсә бар соң! – ди ул шатланып.    

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: