Туган як

Яман шештән саклануның үз кагыйдәләре бар

Татарстанда һәр 43нче кеше рак белән чирли. Россия белән чагыштырганда, республикада бу төр чирлеләрнең күбрәк булуы бездә халыкның озын гомерлелегенә дә бәйле (Россиядә уртача гомер озынлыгы - 71,6, ә Татарстанда - 72,8 яшь). Ничек итеп яман шешкә юлыкмаска? Ничек итеп предприятиеләрдә һ.б. эшләүчеләрне әлеге авырудан саклап калырга, нинди юллар белән...

Татарстанда һәр 43нче кеше рак белән чирли. Россия белән чагыштырганда, республикада бу төр чирлеләрнең күбрәк булуы бездә халыкның озын гомерлелегенә дә бәйле (Россиядә уртача гомер озынлыгы - 71,6, ә Татарстанда - 72,8 яшь).
Ничек итеп яман шешкә юлыкмаска? Ничек итеп предприятиеләрдә һ.б. эшләүчеләрне әлеге авырудан саклап калырга, нинди юллар белән эшләүче кешене үз сәламәтлеген кайгыртырга өйрәтергә? Муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина җитәкчелегендә уздырылган «түгәрәк өстәл»дә сүз шул хакта барды.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, бүгенге көндә республикадагы һәр 43нче кешенең рак чирле икәнен әйтү белән беррәттән, яман шештән саклануның ун алтын кагыйдәсенә берәмтекләп тукталды.
Беренчесе, тәмәке тартуны ташлау. Дөньяда рактан үлү очракларының 20 проценты шулар өлешенә туры килә. Үпкә рагының 75 процентын да тәмәке тарту китереп чыгара.
Икенчесе, алкоголь кулланудан тыелу. Исерткеч куллану - авыз куышлыгы, бугаз, ашказаны-эчәк трактындагы яман шешләргә китерә.
Өченчесе, кояш нурланышыннан саклану (көндезге 11-14 сәгатьтә кояш астында йөрмәскә, кызынмаска).
Дүртенчесе, эш урыннарында сәламәтлекне сакларлык шартлар тудыру.
Бишенчесе, дөрес туклану (яшелчә, җиләк-җимеш, кыяклы үсемлек ашау). Министр республикабыз халкының кәбестә, чөгендер, кишер, кыяр кебек яшелчәне 3-4 мәртәбә азрак ашавын искәртеп, 50 яшеңдә үк юан эчәклек рагы авыруыннан интегү белән чагыштырганда яшелчәдәге нитраттан куркуның урынсыз булуын әйтте. Көнгә, кимендә, ярты кило яшелчә ашарга киңәш итте. Казылык кебек эшкәртелгән ит ризыгының яман шеш куркынычына китерүен дә телгә алды.
Алтынчысы, артык авырлык, гадиләштереп әйтсәк, симерү. Аннан котылу юлы - майлы һәм камыр ризыгын оныту һәм хәрәкәт. Үзеңне һәр көнне 10 мең адым юл үтәргә өйрәтергә кирәк, ә бу 40 минут җәяү йөрү дигән сүз.
Җиденчесе, тәнеңдә шеш тойсаң, сәбәпсез кан килүен күрсәң - шунда ук табибка! Министр мисал итеп, чирле бер ирне китерде. Ул ир сидегенең канлы икәнен күреп аптырый, әмма табибка бармый. Бераздан сидегенең төсе гадәтигә әйләнә һәм бу хәл онытыла. Ләкин берничә айдан ул ирдә рак барлыгы ачыклана. Гомумән, министр үз затташларын тәнкыйтьләүдән тыелып кала алмады. Табиб киңәш итсә дә, иртәләрен кан басымын үлчәүгә, тиешле дарулар эчүгә теш-тырнаклары белән каршы торган ирләр җитәрлек шул. Алтмышны узгач инсульт бәреп егуга караганда, «химия бит ул»дип йөз чытмыйча, табиб кушкан даруны эчүең әйбәтрәктер...
Сигезенчесе, 45 яшьтән башлап ирләр дә ныклы медицина тикшерүе үтәргә тиешләр. Бу урында безнең шәһәрдә ирләрнең гомер озынлыгы хатыннарныкыннан 10 елга кыскарак булуы телгә алынды. Сәбәбе билгеле: эштән кайткан хатыны әзерләгәнне ашауга, ирләрнең диванда кырын ятып телевизор карау гадәте, ә хатын-кызга үзенең балалары, ире каршындагы бурычы алай ялкауланырга ирек бирми.
Тугызынчысы, УЗИ узу, маммологка күренү (хатын-кызлар 35-45 яшьтә - ике елга бер, ә 45не узгач, ел саен тикшерелергә тиешләр).
Унынчысы, 20 яшьтән башлап, хатын-кыз ел саен гинекологка күренергә тиеш.
Министр, мисаллар китерә-китерә, рактан саклануның әнә шул ун кагыйдәсен санап үткәч, залдагы предприятие-оешмалар җитәкчеләренә карап, үз эшчеләренең диспансеризация үтүләрен хупларга, кызыксындыру чаралары күрергә бурычлы булуларын ассызыклады.
Диспансеризация дигәннән, сөйләшү башында ук, Э.Долотказина узган ел бу төр медицина тикшерүе узган 38 мең түбәнкамалының 100ендә яман шеш чире табылуы, шуларның 70е башлангыч стадиядә үк ачыкланганлыктан, әле операция ясап гомерләрен озайту мөмкин булуын телгә алган иде.
Идел буе федераль округының һәм, шулай ук, Казанның төп онкологы Рөстәм Хәсәнов та шешне баштагы стадиясендә үк ачыклау мөмкин булганын, аның өчен бары тик вакытында диспансеризация үтәргә, профилактик тикшерүләргә йөрергә кирәклегенә тукталды. Узган гасырның сиксәненче елларында, әле маммографлар булмаган бер вакытта, хатыннарны үз күкрәкләрен капшап карап шешнең бармы-юкмы икәнен ачыкларга өйрәткәннәрен, бу максаттан аларның ирләрен дә ярдәмгә тартканнарын телгә алды. Шул ук вакытта, профессор кайбер төр ракны, мәсәлән, ашказаны асты бизе рагын башлангыч стадияләрдә ачыклау мөмкин түгеллеген дә телгә алды. Ашказаны асты бизе рагын очраклы рәвештә генә ачыкларга була, аның өчен һәрбер кешене томография уздыру җае юк.
Р.Хәсәнов Татарстанда ракның кайсы төрләре күбрәк таралуы хакында да сөйләде. Беренче урында - тире рагы (12,5 процент), икенче - сөт бизе рагы (11,7), өченче - юан эчәклек рагы (11,4), дүртенче - үпкә рагы (9,1), бишенче - күкәйлек бизе рагы (8,7), алтынчы - ашказаны рагы (7,1) һ. б.
Онкология бүлеге эшенә тукталып, Түбән Кама онкологларының яхшы белгечләр булуын, аларга бары тик заманча җиһаз-җайланмалар һәм тиешле шартлары булган бүлмәләр белән ярдәм итәргә кирәген әйтте. Шул ук вакытта медицина хезмәте һәр кешегә күрсәтелергә тиеш, диагностика һәм дәвалау ысулларын киңәйтү дә зарур.
Яман шеш чирлеләрнең 56,2 процентында рак әле I һәм II стадияләрдә үк ачыкланган. Дәваланган очракта, аларның 85-90 процентын савыктырып була. Табиблар үзләре әйтмешли, рак диагнозы куелу соңгы чик түгел, ә диагноз гына. Димәк, ихтыяр көчеңне туплап үзең тырышканда һәм табиблар кушканны төгәл үтәгәндә, гомереңне биш, ун, унбиш елга һәм күбрәккә дә озайтып була. Бары тик яшәүгә өметең генә сүнмәсен...
Фирая МОРАТОВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: