Туган як

Яман чирне булдырмый калу өчен...

4 февраль, соңгы елларда, Бөтендөнья рак (яман шеш) авыруына каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн инде узып китсә дә, соң булса да, уң булсын, дигәндәй, яман чир һәм аны кисәтү чаралары турындагы мәкаләне газетада чыгарырга кирәк дип таптык. Чөнки хәзерге вакытта Түбән Камада онкология диагнозы белән 6737 кеше...

4 февраль, соңгы елларда, Бөтендөнья рак (яман шеш) авыруына каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн инде узып китсә дә, соң булса да, уң булсын, дигәндәй, яман чир һәм аны кисәтү чаралары турындагы мәкаләне газетада чыгарырга кирәк дип таптык. Чөнки хәзерге вакытта Түбән Камада онкология диагнозы белән 6737 кеше исәптә тора. 2015 елда гына да бу авыруның яңа 920 очрагы ачыкланган, ел дәвамында 473 кеше үлгән...
Фәнни-техник прогресс зур адымнар белән алга атлый: әллә нинди куәтле кораллар уйлап табыла, яңадан-яңа машиналар эшләп чыгарыла. Тик менә ничә еллар инде күпләрне кайгы-сагышка сала торган бу авыруга һаман дәва таба алганнары юк. Медицина өлкәсендә яңадан-яңа ачышлар ясалып торса да, организмның бу чиргә каршы торучанлыгын арттыручы препарат юк әлегә. Җир шарында ел саен 10 миллион кешедә рак табыла икән, 6 миллион кеше бу хәтәр авырудан гүр иясе була. Экспертларның фаразлавы сөендерерлек түгел, алар 2020 елда яман шеш белән авыручылар саны 50 процентка артыр дип фаразлый.
Татарстан буенча яман шеш белән авыручылар экологияне пычратучы заводлар булган җирлекләрдә -
Лениногорск, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттә чагыштырмача күбрәк икән.
Онкологик чирләр яшен дә, картын да, баен да, хәерчесен дә аямый. Табиблар, ракның беренче стадиясе ачыкланып, тиешенчә дәвалаганда, чирле кеше табибның бөтен күрсәтмәләрен җиренә җиткереп үтәгәндә, яман шешнең башлангыч стадиясендә терелү мөмкинлеге - 100 процент, икенче стадиядә - 70 процент, ә өченче стадиядә бу күрсәткеч кинәт төшә, 10-20 процент була, диләр. Тик кем генә берәр җире чәнчеп авырта башлауга табибларга йөгерә соң? Әле теге, әле бу сәбәп табып, табибларга күренүне һәрчак кичектереп киләбез. Табиб ишеге төбендәге чиратлар, анализлар куркыта күбебезне.
Онкологик авыруларның кайберләренә нәселдәнлек гаепле дисәләр, кайбер-ләренә, мәсәлән, үпкә рагы килеп чыгуга, тәмәке тарту белән беррәттән, начар экологиянең дә өлеше зур.
Эчкечеләр - ашказаны, үт куыгы, бавыр рагы белән күп авырый икән. Яман шеш бавырның дөрес эшләмәвеннән барлыкка килә. Алкоголь нәтиҗәсендә ашказаны функциясе бозыла, бавырдагы күзәнәкләр үлә, кешенең иммунитеты начарлана.
Рак авырулары килеп чыгуга дөрес тукланмау да йогынты ясый икән. Хәзер муллык заманы, күпләр өстәл яныннан китә белмичә, гарык булганчы ашыйлар. Табиблар һәм дин белгечләре кисәтүенчә, кеше өстәл яныннан туеп китәргә тиеш түгел. Кирәгеннән артык ашау нәтиҗәсендә матдәләр алмашы бозыла, ә бу, үз чиратында, органнарны туздыра, аларның функциясе бозылуга китерә, ди диетологлар.
Миллионлаган кеше-ләрнең күзләре, өмет белән, фармацевтларга, галимнәргә текәлгән. Бәлки, менә бу елда нәтиҗәле препарат уйлап табарлар, дип ел саен медицина яңалыкларын күзәтеп барабыз. Тик әлегә кадәр бу зәхмәткә каршы нәтиҗәле дару күренми. Әгәр нәтиҗәле дару уйлап чыгара калсалар да, аны тиз генә күпләп җитештерә башламаслар, мөгаен. Чөнки кешенең кайгысында акча эшләү максатында нәтиҗәле-нәтиҗәсез дару ясаучы компанияләр, шуларны тагын да артыграк бәягә сатучы аптекалар, әллә нинди халык чаралары тәкъдим итүче дәвачы шарлатаннар өчен бу бик күңелсез яңалык булачак.
Чирне дәвалаудан биг-рәк булдырмау яхшырак. Табибларның түбәндәге киңәшләрен үтәргә тырышыгыз:
- Мөмкин кадәр күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга, дару үләннәре кулланырга тырышыгыз;
- Сатып алынган яшел-чәдәге нитратларны киметү өчен суда тотып, яхшылап юыгыз.
- Әрәм кала дип күгәрә башлаган ризык ашамагыз;
- Сарымсак элек-электән яман шеш авыруларына каршы көрәшүче халык чарасы булган;
- Майлы ашамлыкны күп ашарга тырышмагыз;
- Ит ризыгын азрак кулланырга тырышыгыз;
- Тәмәке тартучылар арасында бу чир белән авыручылар күбрәк;
- Юкка-барга үз-үзегезне ашамагыз. Шешләрнең 16 проценты - стреслар,
тискәре эмоцияләр нәти-җәсе.
- Исерткеч эчемлекләр белән мавыкмагыз.
- Иртәнге сәгать 11дән соң кояшта кызынмагыз.
- Түбән дымлылыкта элект-
рланучы синтетик киемнәр кияргә тырышмагыз. Аяк киеме һәм хатын-кызларның күкрәкчәсе, эчке киеме кысып тормаска тиеш.
- Кайнар ванна һәм мунча да шеш үсүгә сәбәпче булырга мөмкин.
- Көчегездән килми торган артык авыр әйберләр күтәрмәгез.
- Егылу, бәрелүдән, имгәнүдән сакланыгыз. Имгәнүләрдән дә куркыныч шешләр барлыкка килергә мөмкин.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: