Туган як

Якыныгызны ничек айнытырга?

Үз якыннарын эчкечелектән коткарышуда ярдәм сорап, «Сәламәтлек» сәхифәсенә мөрәҗәгать итүчеләргә, бар гомеремне медицинага, авыруларны дәвалауга багышлаган табиб буларак, халык медицинасы чараларын кулланырга киңәш итәм. Иң элек, кызмача килеш саф һавага чыгарга ярамаганын, андый кешенең кинәт исереп китеп, үз-үзен белештермәс хәлгә килүе мөмкин булуын истә тотыгыз. Исерек кешегә 20 тамчы бөтнек...

Үз якыннарын эчкечелектән коткарышуда ярдәм сорап, «Сәламәтлек» сәхифәсенә мөрәҗәгать итүчеләргә, бар гомеремне медицинага, авыруларны дәвалауга багышлаган табиб буларак, халык медицинасы чараларын кулланырга киңәш итәм.
Иң элек, кызмача килеш саф һавага чыгарга ярамаганын, андый кешенең кинәт исереп китеп, үз-үзен белештермәс хәлгә килүе мөмкин булуын истә тотыгыз.
Исерек кешегә 20 тамчы бөтнек төнәтмәсе (мята) салынган 1 стакан су эчертегез, ул аңа айнырга ярдәм итәр. Тик аны аз-азлап түгел, ә бер сулышта эчеп җибәрергә кирәк. Исерек тиз айныр, баш авыртуы да бетәр.
Шулай ук, исерек кешене айнытыр өчен, аның колакларын уу да әйбәт. Бер минуттан ул аңына килеп, хәтта үзенең адресын да әйтә алыр. Башка кан килүне көчәйтә, ә исереккә бернинди дә зыян китерми торган бу ысулның элек шәрык дөньясында киң кулланылуы мәгълүм.
Әгәр дә исерек кеше укшый икән, косу өчен бер чынаяк тозлы кайнар кофе эчерү файдалы.
Якыныгыз тыела алмыйча, баш ташлап эчкәндә, түбәндәгеләрне эшләгез. Баш түбәсенә горчичник куегыз. Бүлмә температурасындагы су тутырылган ваннага кертеп яткырыгыз. Коскан очракта, тоз йотсын. Мөмкин кадәр күбрәк йокласын.
Им-томчылар чәй урынына үлән төнәтмәсе эчертәләр. Алар хуш исле һәм сидек кудыргыч үләннәр кулланалар. Андый үлән чәен җылы килеш, көненә 10-15 стакан (3 литр чамасы) эчәргә кирәк. Моның файдасы шунда: хуш исле төнәтмә ашказанына тулып, исерткеч эчү теләген вакытлыча бетерә; икенчедән, ашказанының лайлалы сүрүенә (слизистая) тәэсир итеп, анда җыелган кислота лайланы юкка чыгара һәм сүрүнең ялкынсынуын бетерә; өченчедән, канга кереп һәм сидек белән бергә бүленеп чыгып, ул төнәтмә, күпмедер дәрәҗәдә кан составын үзгәртә. Мондый чәй әзерләү өчен әрем, сары мәтрүшкә, бөтнек - 2шәр өлеш, фәрештә уты(зверобой), кылыч үлән тамыры һәм артыш җиләге 1әр өлеш алына һәм һәммәсен ваклап турап болгаткач, чама белән алып, кайнап торган суда пешерәләр.
Баш ташлап эчүчене дәвалау өчен, кече кызыл чатыр (золотысячник малый) һәм гадәти чатыр үләннәрен 1әр өлеш алып, шуларны бергә бутыйлар да, бер аш кашыгы шул катнашманы алып, кайнап торган 1 стакан суга салалар һәм төреп, 2 сәгать төнәтәләр. Көн дәвамында дүрт мәртәбә 1әр аш кашыгы эчерәләр. Дәвалану курсы - 2-3 ай.
1 стакан аракыга дарулы любисток тамыры һәм 2 дәфнә (лавровый лист) яфрагы салып, 2 атна төнәтәләр. Аннары эчәргә бирәләр. Шул рәвешле, аракыдан биздерергә мөмкин.
Тагын берничә ысулны кулланырга мөмкин:
1 стакан аракыга берничә яшел урман кандаласын салалар. Төнәтәләр, аннары эчкечегә бирәләр. Бу ысул, шулай ук, аракыдан биздерергә ярдәм итә.
15 гр чабыр үләне өстенә 1 стакан кайнап торган су коялар һәм 15 минут төнәтәләр. Шуны көненә өч мәртәбә берәр аш кашыгы эчерәләр, тик шуны истә тотарга кирәк: йөрәк авыруы, кан тамырлары, баш мие тамырлары тарайган, тамыр тибеше бозылган, бавыры һәм бөерләре авыру, ашказанында һәм унике илле эчәгендә җәрәхәт булган кешеләргә һәм көмәнле хатын-кызга чабыр төнәтмәсен эчәргә ярамый.
Гөлфизә ЗӨЛКАРНАЕВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: