Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Яңа үзәк төзелә

Түбән Камадагы үзәк хастаханәнең хирургия корпусында капиталь ремонтның беренче өлеше төгәлләнгән.

Бинада кабул итү-диагностика, анестезиология-реанимация, гинекология, хирургия һәм операция бүлекләре урнашкан. Төзекләндерүнең беренче өлешендә операция бүлеге яңартылган һәм җиһазландырылган.
Хәзерге вакытта эшләр дәвам итә. Ремонтның икенче өлешенә республика бюджетыннан 136 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Төзекләндерү быел тәмамланыр, дип көтелә.
– Күптән түгел шәһәребезгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аны кабул итү-диагностика бүлеге булган ашыгыч ярдәм бүлеге проекты белән таныштырдык. Бу үзәк хастаханәнең барлык дүрт корпусын берләштерер, дип планлаштырыла, – дип аңлатты «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр мэры Айдар Метшин.
Үзәк мәйданы 12 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, үз эченә 392 авыруны (шуларның 192се – стационарда ятучылар) сыйдыра алачак. Шуның өстенә югары технологияле медицина җиһазлары кайтартмакчылар.
Рөстәм Миңнеханов та әлеге проектны ошаткан. Аның төзелеше быел башланып, 2022 елда тәмамланыр дип көтелә. Акча исә җирле, республика һәм федераль бюджеттан бүлеп бирелер, дип көтелә.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев