Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Яңа диагностика үзәге ачылды

Узган җомгада Түбән Кама район үзәк күптармаклы дәваханәсененең 2нче корпусында (элекке «"Медсанчасть» бинасы) тантаналы рәвештә яңа диагностика үзәге ачылды. Биредә «HITACHI Medical Corporation» компаниясенең вәкиле, табиб В.Крат, Түбән Кама район үзәк күптармаклы дәваханәсенең баш табибы Валерий Овчинников, "Медтехника" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Г.Муллин һ.б. катнашты. Әлеге диагностика үзәгендә «ачык типтагы»...

Узган җомгада Түбән Кама район үзәк күптармаклы дәваханәсененең 2нче корпусында (элекке «"Медсанчасть» бинасы) тантаналы рәвештә яңа диагностика үзәге ачылды. Биредә «HITACHI Medical Corporation» компаниясенең вәкиле, табиб В.Крат, Түбән Кама район үзәк күптармаклы дәваханәсенең баш табибы Валерий Овчинников, "Медтехника" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Г.Муллин һ.б. катнашты.

Әлеге диагностика үзәгендә «ачык типтагы» магнитлы-резонанслы томограф урнаштырылган. Аның белән баш һәм арка миен, баш миендәге кан тамырларын, умыртка баганасындагы, корсак куышлыгындагы кан юлларын һәм буыннарны тикшереп булачак.

- Бүгенге көнгә кадәр әлеге төр тикшеренүләр узар өчен, Чаллыга яки Казанга барырга кирәк иде, - ди Г. Муллин.

Магнитлы-резонанслы томография диагностиканың заманча ысулларыннан иң яхшысы булып санала, чөнки авыруның төрен төгәл билгеләргә һәм аны дөрес дәваларга ярдәм итә.

Үзәктә Түбән Кама шәһәреннән һәм районыннан көн саен 15-20 кешене кабул итү планлаштырыла. Әлеге төр томография сәламәтлек өчен зыянлы түгел.

Үзәктә тәҗрибәле белгечләр эшли. Биредә эшләүчеләр өчен (ә алар биредә нибары 10 кеше) уңайлы эш шартлары тудырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев