Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

ВИЧлылар да кан тапшыра

Узган ел 2974 түбәнкамалы кан үзәген 4518 литр кан белән баеткан. Бу хакта сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Үзәк мәгълүматы буенча 2575 кеше канны 6664 тапкыр биргән, тагын 172се – 616 тапкыр, 45 шәһәрдәшебез тромбоцитларны 92 тапкыр тапшырган. Беренче мәртәбә канны 579 кеше биргән.

Түбән Кама кан үзәге җирле хастаханәләргә генә түгел, Зәй, Яңа Чишмә, Чистай районнарына, ягъни 412 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Файдалану өчен яраксыз кан күләме 220,9 литр тәшкил итә. Яраксызлыкның сәбәбе – аны тапшырган кешеләрдә гепатит, сифилис, хилёз, гемолиз һәм ВИЧ авырулары булуда. Карантинда 1923 литр плазма саклана, тагын 96 литр эритроцит туңдырылган. Узган ел 41 түбәнкамалы «Мактаулы донор» исеменә лаек булган. 1545 кеше «Россиянең мактаулы доноры» һәм «СССРның мактаулы доноры» исемен йөртә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев