Туган як

«Уңышка ирешер өчен тырышырга кирәк»

1 нче поликлиника мөдире Розалия Хәйруллина (фотода)– актив, зирәк, әйдәп баручы җитәкче. Һөнәренә ул гомеренең 36 елын багышлаган, шуңадыр медицина аның өчен яшәү рәвеше дә. Аның ире – Түбән Кама психоневрология диспансерының баш табибы Илдар Хәйруллин, кызы да әти-әнисе юлыннан киткән. Ә уллары юрист һөнәрен сайлаган. Күптән түгел Розалия ханым юбилеен билгеләп үтте. Күркәм гадәт буенча табын янына балалары да, оныклары да җыелды. Ә алар –аның өчен иң зур бүләк.

 – Һөнәрне ничек сайладыгыз?
– Табиб булырга әти-әнием һәм апам киңәш итте. Апам үзе дә табиб. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, медицина институтына кердем. Булачак ирем белән анда укыган вакытта танышып, өйләнештек. Институтта укыганда улыбыз туды. Дипломнар алгач, иремнең туган якларына китеп, 20 елдан артык эшләдек. Аннары киңәшләштек тә, Түбән Камага күченергә карар кылдык. Биредә күп тапкыр булганыбыз бар. Бу шәһәр – Татарстанда иң матуры дип саныйм. 
– Ир һәм хатын икесе дә җитәкче булып эшләгәндә үзара мөнәсәбәтләр нинди була?
– Студент вакытта корылган гаиләләр нык була, дип саныйм. Без 38 ел бергә яшибез. Ирем – сәләтле табиб, акыллы кеше, теләсә нинди авыр хәлдән чыгу юлын таба ала. Ул игътибарлы, барыбызны да ярата. Безнең гаиләдә барыбыз өчен үрнәк һәм, әлбәттә, баш кеше.  Ир дә, хатын да табиб булуның уңай һәм тискәре яклары бар. Без медицинага кагылышлы мәсьәләләрне киңәшләшеп хәл итәбез, икебез дә уртак тел таба алабыз, безнең өчен эш тә, гаилә дә бер дәрәҗәдә. Гаиләдә иң мөһиме – ярату һәм ихтирам хисләре. Еллар узган саен моны ныграк аңлыйсың. Бергә уздырган һәр көн-нең кадерен белергә кирәк. Өйдә кемнең баш булганы болай да аңлашыла – ир, әти, бабай.
 – Заманча җитәкче нинди булырга тиеш?
– Мин үз һөнәремә 36 ел тугрылык саклыйм. 1983 елда медицина институтын тәмамлап, гади табиб булып эшли башладым. 1996 елдан озак вакыт баш табибның районда халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча урынбасары итеп хезмәт куйдым. Түбән Камага килгәч, үзәк хастаханәдә баш табибның поликлиника эше буенча урынбасары итеп билгеләделәр. 2009 елдан бүгенге көнгә кадәр мин – 1 нче поликлиника мөдире. Медицина гел алга бара, шуңа күрә без дә калышмаска тырышабыз, өйрәнәбез. Хәзерге җитәкче үз урынына лаеклы булырга, хезмәттәшләрен әйдәп барырга тиеш. Поликлиникабызга күптән түгел капиталь ремонт ясалды. Биредә рәхәт, иркен, матур. Бу матурлыкны саклап калырга, яңа технологияләрне өйрәнергә, эштә заманча алымнар кулланырга тырышабыз. Әмма бу гына аз, табиб белән авыру арасындагы мөнәсәбәтләргә дә игътибар итәргә кирәк. 
– Көнегез ничек башлана?
– Башта торып, физик күнегүләр ясыйм, аннары иртәнге аш ашыйм. Яраткан эшемә яхшы кәеф белән барам. Ирем белән ял итәргә дә вакыт табарга тырышабыз. Кышын чаңгыда, җәен велосипедта йөрибез, бакчада эшлибез, оныклар белән мәш киләбез. Оныкларым «курчакларын» дәвалыйлар: укол да кадыйлар, температура үлчиләр... Династиябез өзелмәс дип өметләнәм. 
– Үзегезне ничә яшьтә хис итәсез? Тормышта нинди девиз белән яшисез?
– Яшемне санамыйм. Минем өчен тәҗрибә әһәмиятлерәк. Ә ул вакыт белән килә. Әле бик күпне эшлисе килә. «Уңышка ирешер өчен, тырышырга кирәк», дигән девиз белән яшим. Түбәнкамалыларга үзләрен сакларга, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга киңәш итәм. Һәр кеше үз сәламәтлеге өчен беренче чиратта үзе җаваплы.    
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: