Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Уйдырмалар – нигезсез

Түбән Камада коронавирустан вакцинация дәвам итә. НТР 24 телеканалында прививка ясау белән бәйле сорауларга җавап бирделәр.

«Туры эфир» кунаклары – сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Сергей Мерясев һәм үзәк хастаханә баш табибының эпидемиология сораулары буенча урынбасары Елена Пискарева түбәнкамалылар сорауларын кабул иттеләр. Коронавируска каршы прививка ясаганда, нишләптер, антитәнчекләргә тест уздырылмый. Шәһәрдәшләребезне беренче чиратта әнә шул сорау кызыксындырды.

– Вакцинация алдыннан кешегә сораулар бирәләр. Җаваплары нигезендә табиб аның коронавирус белән авырганын-авырмаганын аңлый, – дип әйтте Сергей Мерясев. Өйдән чыкмаучы инвалидларга нишләргә? Хроник авырулары булган, өйдән үзләре чыкмаучыларга прививканы өйләренә барып ясый алалар икән. Коронавирусның ике дулкыны артта калды, өченчесе апрельдә көтелә. Хәзерге вакытта госпитальдә короновирустан 104 кеше дәвалана. Үз-үзеңне саклауның бердәнбер чарасы – прививка ясату. Безнең шәһәрдә «Спутник V» вакцинасын кадыйлар. Ул барлык клиник тикшерүләрне узган.

«Мин прививка ясатсам да, моны дәлилләүче документ бирелмәде», – дип зарын белдерде бер ир. Билгеле булганча, вакцинация турында мәгълүмат махсус регистрга кертелә. Прививка ясату турында сертификатны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта табып була.

Шулай ук туры эфир вакытында төрле уйдырмаларның нигезсез булуын аңлаттылар. Әйтик, прививка ясатмаучыларны хастаханәдә кабул итмиләр, дигән сүз дөреслеккә туры килми. Вакцина кадату – ирекле процедура. Прививка балаларга, йөкле ханымнарга, имезүче аналарга, хроник авырулар көчәйгән вакытта ясалмый. Сораулар бик күп булды. Әгәр дә шалтырата алмагансыз икән, җавапларны участок терапевты бирә ала.

Шушы көннәрдә коронавируска каршы прививканы балалар хастаханәсенең 27 табибы ясаткан. Вакцинацияне алар эш урыннарында узган. Башта алар анкеталарны тутырып, терапевт киңәшләрен тыңлаганнар. 75 яшьлек хирург Анатолий Смышляев әйтүенчә, прививканы ул яшь буенча куркыныч төркемгә керү һәм кешеләр белән еш аралашканга ясаткан. 21 көннән табиблар «Спутник V»ның икенче компонентын кадатачаклар.

Хәзерге вакытта барлыгы 7768 кеше вакцинаның беренче компонентын кадаткан, 4652 түбәнкамалы ике компонентны да ясаткан. Прививкага поликлиника регистратурасына шалтыратып, 8.00-16.00 сәгатьтә язылырга мөмкин: 1 нче поликлиника (Менделеев ур., 46) – 8(8555)24-35-21; 2 нче поликлиника (Төзүчеләр ур., 10д).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X