Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Урология бүлегендә яхшы белгечләр эшли

Соңгы вакытта дәваханә ягына еш барырга туры килде. Гадәтемчә, карап-күзәтеп йөри торгач, кайбер нәтиҗәләргә килдем. Беренчесе, ни-нәрсә генә булса да, дәваханәдә эшли алмас идем. Ыңгырашып ятучы, аһылдаучы-уфылдаучы чирлеләр янында смена дәвамында йөреп кенә торсаң да, кичкә чиргә сабышып урынга егылуың бар бар. Ә инде көннәр буе шул чирлеләрне көйләү -...

Соңгы вакытта дәваханә ягына еш барырга туры килде. Гадәтемчә, карап-күзәтеп йөри торгач, кайбер нәтиҗәләргә килдем. Беренчесе, ни-нәрсә генә булса да, дәваханәдә эшли алмас идем. Ыңгырашып ятучы, аһылдаучы-уфылдаучы чирлеләр янында смена дәвамында йөреп кенә торсаң да, кичкә чиргә сабышып урынга егылуың бар бар. Ә инде көннәр буе шул чирлеләрне көйләү - операциядән соң җөй урыннарын тиешенчә сөртеп-тазартып, марля бәйләгечләрен алмаштыру, укол ясау, вакытында дару эчертү һ.б. мең төрле мәшәкатьләрне башкару да минем кебек түземсез затларның хәленнән килмәс иде. Кинәт кенә хәлләре начарланып киткән чирлеләргә ярдәм итәсе урында, жәлләүдән, утырып елый башлар идем, мөгаен.

Операциядән соң дәваханәдә ятучы якынымның хәлен белешү өчен, урология бүлеген көненә икешәр ураган чакларым да булды. Шул минутларда да җанны әллә ниди бер авырлык баса, коридорда көчкә атлап баручы чирлеләрне күргәч, бар дөньясы авырулардан гына торадыр кебек тоела иде. Җитмәсә, чирленең җәфалануын күреп, үзем дә шул кешедәй авырыйм башлыйм. Ә биредә эшләүчеләр - әйтерсең, аларны чирле-чорлы түгел, ә сау-сәламәт кешеләр урап алган - елмаюлы йөз, яхшы кәеф белән йөриләр. Соңыннан гына төшендем, өмет тулы күз белән караучы чирлеләргә ак киемлеләрнең дарулары гына түгел, үзләренә мөнәсәбәтләре дә дәва икән бит. Шәфкать туташлары Рәзилә Миңнеханова, Гөлфәния Петрова, Резидә Насыйбуллина, Венера Зыятдинова, Алсу Камалиева һ.б. кызларның куллары шифага ия, диләр бу бүлектә дәваланучылар. Якыным әле һаман да һәрберсен исемләп, рәхмәт белән искә ала. Яшерен-батырын түгел, һәр җирдәге кебек, биредә дә төрлесе очрыйдыр инде. Бер караганда, атна-ун көннән дә артык ятучы юктыр биредә, әмма уколны авырттырып ясавыннан һ.б. чыгып, кайсыларынадыр кемдер ябыштырып куйган кушамат телдән-телгә күчеп, яңа керүчеләргә дә ирешә. Анысы да бер дә әллә ни түгел, ә үзебезнең Россия халкына хас булган үз итү галәмәте инде...

Табиблар белән сөйләшергә туры килгәндә, гомерем буе бер нәрсәгә гаҗәпләнәм: безнең шикелле үк, ике аяклы, ике куллы гадәти кешеләр инде үзләре, әмма әллә нинди катлаулы операцияләр ясап, авыруны аякка бастыралар. Университтета укыганда, безне гражданнар оборонасы өчен шәфкать туташлары итеп әзерләгәннәр иде. Шул курсларга йөргәндә, операция ясаганнарын карап торырга туры килде. Салып утырганда күршесе пычак белән күкрәгенә чәнечкән бер ирне операция өстәленә кертеп салдылар. Хирург кулындагы скальпеле белән тегенең канлы күкрәгенә сызуга, күзалларым караңгыланып киткәне генә хәтердә калган... Икенче юлы, эш урынында электр тогы суккан хатынның зәңгәрләнеп каткан җансыз бармакларын берәм-берәм кисә башлаганга кадәр чыдадым... Нашатырь спирты исен шул чактан бирле өнәмим.

Табиблар турында яза башлаган идем бит. Урология бүлеге мөдире Рафаэль Хәйдарович Галиевне күптәннән беләм. Гади, артык күп сөйләмәс, коры вәгъдә бирмәс. Тәҗрибәле, оста уролог. Якыным да операцияне бары тик аның үзе ясавын үтенде. Рәхмәт, каршы килмәде. Ассистенты Олег Сергеевич Шварев та иң оста табиблардан. Заманында нәни оныгыбызга да аның операция ясавын теләгән идек тә, әмма шәһәрдә чагы булмады... Гомумән, Рафаэль Хәйдарович үзе җитәкли торган бу бүлеккә үз һөнәрләренең бар нечкәлекләрен белүче чын табибларны, уңган шәфкать туташларын гына җыйган. Равил Нариманович Әхмәтшин, Расыйм Рафилович Мотыйгуллин, Илдар Ринатович Бишев - әнә шундыйлардан. Аларны, өметсезлеккә төшкән авыру кешене тормышка ялгау көченә ия тылысым ияләренә тиңләргә буладыр.

Буфетта эшләүчеләр арасында үзебезнең "Туган як" редакциясенең беренче шоферы Фәргать Вафинның хатыны Фәридәне очратуымны да әйтим әле. Шәһәр типографиясендәге тырыш хезмәткәрләрнең берсе иде ул, хәзер дә шундый ук икән - вакытында ашханәгә килмәгән авыруларны палаталарына ук кереп, чакырып йөри.

Эшләүчеләре әйбәт тә, әмма, урын-җирдәге җәймә һәм мендәрдән башлап, стена-тәрәзәләре һ.б. белән, урология бүлеге узган гасырның сиксәненче елларыннан ары китмәгән шул.

Медицина тармагында реформа уздыру уе белән янучылар үзләре кай тарафларда дәвалана икән? Бу риторик сорау - үзем өчен генә...

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев