Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Уникаль операция

Түбән Кама үзәк хастаханә табиблары 102 яшьлек Николай Палкановның оча-бот сөяген алыштыру буенча уникаль операция ясаганнар.

Бабай өенә кайтканда подъездда егылып, аягын сындырган булган. Операцияне ясарга травматолог-ортопед, траматология бүлеге мөдире Виктор Сизинцев алына. Операция бер сәгатькә якын дәвам иткән һәм бик уңышлы узган. Табиблар авыру тиздән йөри башлар, дип фаразлыйлар. Хәзерге вакытта хастаханәдә ятучы Николай Палкановны тәрбия кылучы кызы Валентина Сөләйманова әтисенең үзен яхшы хис итүен әйтә һәм барлык табибларга олы рәхмәтен белдерә. Өлкән яшендә булса да, бабай һәр иртә физик күнегүләр ясый, тәмәке тартмый һәм хәмер эчми икән. Аның җиде оныгы һәм җиде торыгы бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X