Туган як

Уңайлы һәм нәтиҗәле булачак

Түбән Камада «Дустанә поликлиника - Татарстан стандарты» («Дружелюбная поликлиника - Татарстанский стандарт») проектын тормышка ашыра башладылар. Аны 2нче поликлиника (Төзүчеләр ур., 10б) базасында кертү планлаштырыла. Проекның максаты - авыруның табибка керү өчен көтү вакытын 10-15 минутка калдыру. Хәзерге вакытта түбәнкамалыларга озаграк көтәргә туры килә. Әлеге проект быел гамәлгә кертеләчәк. Яр...

Түбән Камада «Дустанә поликлиника - Татарстан стандарты» («Дружелюбная поликлиника - Татарстанский стандарт») проектын тормышка ашыра башладылар. Аны 2нче поликлиника (Төзүчеләр ур., 10б) базасында кертү планлаштырыла.
Проекның максаты - авыруның табибка керү өчен көтү вакытын 10-15 минутка калдыру. Хәзерге вакытта түбәнкамалыларга озаграк көтәргә туры килә.
Әлеге проект быел гамәлгә кертеләчәк. Яр Чаллыда һәм Казанда шундый ук медицина учреждениеләре бар. Андагы пациентлар үзгәрешләрне уңай бәялиләр. «Дустанә поликлиника» авырулар өчен уңайлы булырга тиеш. Ул хезмәткәрләр эшенең нәтиҗәлелеген, дәвалауның сыйфатын арттырырга ярдәм итәчәк, дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: