Туган як

Тынычлык проспектында 61 яшьлек ир-ат велосипедта барган үсмерне бәрдергән

16 июнь көнне Түбән Камада Тынычлык проспектындагы «Старый Амбар» кафесы каршында юл-транспорт һәлакәте булган.

«Лада Гранта» машинасын йөртүче 61 яшьлек ир-ат велосипедта барган 15 яшьлек үсмерне бәрдергән.

Башлангыч фаразлар буенча, яшь велосипедчы ашыкмыйча гына квартал эчендәге юлны кисеп чыккан.

Бәхеткә, малайның тәне генә сыдырылган. «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре аны өенә җибәргән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: