Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

«Тылсымлы дару»га өметләнмик

Игорь Пьянзин - Түбән Камада ир-егетләрне операциядән башка дәвалаучы табиб-андролог. Хәзерге вакытта көчле затлар күп кенә авырулардан җәфа чигә. Шуларныӊ берсе - симерү. Бу проблема сәламәтлек өчен дә, гаилә тормышы өчен дә куркыныч тудыра. - Статистика күрсәткәнчә, тазару авыруы соӊгы 40 ел эчендә 280 миллион кешегә арткан, - ди Игорь...

Игорь Пьянзин - Түбән Камада ир-егетләрне операциядән башка дәвалаучы табиб-андролог. Хәзерге вакытта көчле затлар күп кенә авырулардан җәфа чигә. Шуларныӊ берсе - симерү. Бу проблема сәламәтлек өчен дә, гаилә тормышы өчен дә куркыныч тудыра.
- Статистика күрсәткәнчә, тазару авыруы соӊгы 40 ел эчендә 280 миллион кешегә арткан, - ди Игорь Александрович. - Симерү аркасында метаболизм синдромы барлыкка килә: матдәләр алмашы бозылу йөрәккан тамырлары системасына тискәре йогынты ясый, икенче тибында шикәр авыруы китереп чыгара һ.б. Мускуллар һәм буыннар, димәк, умыртка баганасы да көчсезләнә. Ахыры кинәт кенә инфаркт һәм инсульт белән тәмамланырга мөмкин.
Табиб әйтүенчә, тазаручылар арасында үсмерләр һәм яшьләр күп. Беренче чиратта, бу аз хәрәкәтләнүгә, фаст-фуд белән туклануга бәйле. Шуӊа күрә артык килограммнардан котыласылары килсә, аларга комплекслы дәвалау курсы узарга кирәк булачак.
- Мондыйларга диета тотарга һәм физик күнегүләр ясарга кирәк, әмма көчле затларныӊ ихтыяр көчләре югала, - дип аӊлата Игорь Пьянзин. - Симез кешедә ирләр өчен бик тә кирәк булган тестостерон күләме аз була, башкача әйткәндә, җенси гормоннар җитми. Махсус дарулар билгеләнә. Дәвалау вакытында максатка ирешү теләге туа, уӊай нәтиҗәләр күренә башлый. Бу вакытта шикәр авыруын контрольдә тотарга, башлангыч стадиядә булса, дәваларга да мөмкин.
Нәтиҗәле, ләкин озак, дәвалауга риза булмаучылар да бар. Алар табиб «тылсымлы дару» язып бирә дә, ябыгам дип килә. Тик менә төп эшне авыру үзе башкарырга тиеш.
- Беренче чиратта нинди ризыктан баш тартырга кирәк? Әлбәттә, угловод булганнарыннан: токмач, камыр ашлары, ак ипи, баллы ризык, бәрәӊге, хәтта баллы җимешләр. Ә менә аксымлы ризык, мисал өчен, ит ашау бик мөһим, - дип ассызыклый табиб. - Һәм физик күнегүләр. Утырып эшлисез икән, төшке аш вакытында биш минут дәвамында чүгәләү күнегүләре ясагыз. Нәтиҗәсе булачак.
Лилия Заһретдинова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев