Туган як

"Тычкан бизгәге" эләктермәгез

Яз җитүгә бу чир белән авыручылар саны арта башлый. Төп сәбәбе - күпләр кыш буе бармаган бакчаларына барып чүп-чар чистарта, өйләрен җыештыра. Ә бакча өйләрендә инде кыр тычканнары «кунак» булып өлгергән. Авыру тычканнардан вирус сидек, селәгәй һәм башка калдыклар белән чыгарылып, туфрак, гөмбә, җиләк һәм бакча йортларында калган азык-төлекне пычрата....

Яз җитүгә бу чир белән авыручылар саны арта башлый. Төп сәбәбе - күпләр кыш буе бармаган бакчаларына барып чүп-чар чистарта, өйләрен җыештыра. Ә бакча өйләрендә инде кыр тычканнары «кунак» булып өлгергән. Авыру тычканнардан вирус сидек, селәгәй һәм башка калдыклар белән чыгарылып, туфрак, гөмбә, җиләк һәм бакча йортларында калган азык-төлекне пычрата.
Инфекция кешегә һава-тузан аша да эләгергә мөмкин. Юылмаган пычрак кул белән ашау яки калган азык-төлекне термик эшкәртмичә куллану сәбәпле, авыру уятучы вируслар организмга үтеп керә.
Бакчага беренче тапкыр барганда аеруча сак булырга кирәк. Башта йортны яхшылап җилләтергә, аннан дезинфекцияләү чаралары кулланып, идән-тәрәзәләрне юып чыгарга, урын-җирне кояшта 3-4 сәгать киптерергә кирәк. Бу эшләрне башкарганда авыз-борынны махсус борынчык белән каплау һәм кулга перчатка кию мәҗбүри. Шунысын истән чыгармагыз, әлегә бу авыруга каршы вакцина юк. Ярый әле, инфекция кешедән-кешегә күчми.
Авыруны вакытында дәва-ламасың, ул бөерләрне зарарлый, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Авыру кинәт башлана, тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә, буыннар һәм мускуллар авырта, туңу, күңел болгану, баш авырту күзәтелә. Якынча 4 көннән соң баш авырту, туңу бетсә дә, авыруның бөерләр эшчәнлеге начараю сәбәпле, күңел болгану, косу арта, кешенең буыннары авырта, хәлсезләнә.
«Тычкан бизгәге»нең беренче билгеләре ОРЗ, ягъни сулыш юлы авырулары белән охшаш булганга, аны ОРЗ белән бутау очраклары күзәтелә. ОРЗдан аны борын тыгылмау, ютәл булмау, югары тын юллары ялкынсынмау буенча, ә эчәк авыруларыннан - эч авыртуы, күңел болгануы соңрак башлануы, авыру барышында көчәя баруы белән аерып була. «Тычкан бизгәге»нең төп билгесе - температура нормальләшкәннән соң, чирләүченең сидеге кинәт кими, хәле начарлана.
Бакчага барып, табигатькә ял итәргә чыгып, авыру ияртеп кайтмас өчен түбәндәгеләрне онытмаска кирәк:
- азык-төлекне тыгыз ябыла торган савытларда сакларга, калган азыкны кайнар ысул белән эшкәртергә, тагын да яхшырагы - ташларга;
- ачык чыганаклардагы суны файдаланмаска;
- юылмаган кул белән ашамаска, тәмәке тартмаска;
- кимерүчеләрнең бакча йортларына үтеп керүенә юл калдырмаска;
- төрле урыннарга (әлбәттә, бала-чага кулы тимәслек) тычканнарга каршы агу куярга;
- язын һәм көзен бакча территориясен дератизацияләргә.
Урманда ял иткәндә чыршылы, кояш төшә торган аланнарны сайлагыз, чөнки авыру тудыручы вирус туры кояш нурларында тиз һәлак була.
Әгәр инде үзегездә алда әйтеп үтелгән билгеләр сизәсез икән, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итегез. «Тычкан бизгәге» куркыныч чир, аны «бераз ятып торыйм, бәлки үтәр әле» дип дәвалап булмый.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: