Түбәнкамалылар сайлау участокларында үз сәламәтлекләрен тикшерә алачак
«Сайлау участокларына килегез һәм сәламәтлегегезгә берничә минут вакытны кызганмагыз», — дип мөрәҗәгать итә табиблар түбәнкамалыларга.
Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, Түбән Кама халкы үз сәламәтлекләрен тикшерә алачак. Шәһәрнең берничә сайлау участогында медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында бушлай профилактик тикшеренүләр узарга мөмкин булачак.
II типтагы шикәр диабеты үсеше куркынычын 22 нче гимназиядә, 36 нчы мәктәптә күзләрнең күрү сәләте тикшереләчәк, кан басымын 9 һәм 11 нче мәктәпләрдә үлчиләр, ә хроник обструктив үпкә авыруы куркынычын 33 нче мәктәптә һәм Пушкин исемендәге 3 нче лицейда билгеләячәкләр. Шулай ук 35 нче лицейда грипп һәм пневмонияга каршы вакцинация узачак.
Красный Ключ бистәсендә тавыш бирәчәк сайлаучылар да игътибарсыз калмый. Анда тышкы сулыш функциясен (ФВД), очлыкларның периферик кан тамырларының торышын тикшерергә һәм, моннан тыш, кандагы шикәр дәрәҗәсенә экспресс-тест ясарга мөмкин булачак.
«Сайлау участокларына килегез һәм сәламәтлегегезгә берничә минут вакытны кызганмагыз», — дип мөрәҗәгать итә табиблар түбәнкамалыларга.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев