Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Камада урман бете кадалуның беренче очрагы теркәлгән

Белгечләр кисәтә: талпаннарда активлыкның иң югары ноктасы башланган инде.

10 апрельдә Түбән Камада талпан тешләүнең беренче очрагы теркәлгән. Травматология пунктына 43 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Дачада эшләгәннән соң ул аягына кадалган урман бетен тапкан. Пациент талпанны үзе тартып чыгарган. Хастаханәдә хатын-кызга иммуноглобулин кадаганнар.

Түбән Каманың үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, узган ел урман бетенең кешегә кадалу очрагы травмпунктта беренче тапкыр 24 мартта теркәлгән булган.

Белгечләр кисәтә: талпаннарда активлыкның иң югары ноктасы башланган инде. Паркка, урманга яки бакчага барыр алдыннан ябык кием сайларга кирәк.

Урман бете кадалган очракта түбәнкамалылар үзәк хастаханә травмпунктына мөрәҗәгать итә ала (Ахтубинская урамы, 11). Травматология пункты тәүлек әйләнәсе эшли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев