Түбән Камада талпан кадалу очраклары бер сезонда 10 процентка кимегән
Әмма әлегә игътибарны киметергә иртәрәк, чөнки талпаннар кадалу очраклары әле дә очрый.
Талпаннарның активлык чоры ахырына якынлаша: температура түбәнәйгәндә бөҗәкләр йокыга китә башлый. Әмма әлегә игътибарны киметергә иртәрәк, чөнки талпаннар кадалу очраклары әле дә очрый.
Узган атнада 11 кадалу очрагы теркәлгән. Атна саен 5-15 шундый очрак була. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел талпаннарның уяу сезонында аларның кадалу очраклары узган елдагыга караганда азрак.
«Бүгенге көндә бездә халык арасында 606 тешләү очрагы бар, аларның 30 проценты — балалар. Узган ел белән чагыштырганда талпан кадалу очраклары 10 процентка кимрәк. Без моны һава шартлары, шулай ук шәһәрдә һәм районда башкарылган чаралар комплексы белән бәйлибез», — дип сөйләде Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин.
Быел талпаннарга каршы профилактик чараларга 1 млн сумнан артык акча тотылган. Эшкәртүгә парклар һәм скверлар, мәйдан территориясе, балалар лагерьлары, «Шифалы» шифаханәсеннән алып Красный Ключка кадәр урман посадкалары кергән. Моннан тыш Кама Аланы бистәсендә кешеләр күп җыела торган урыннарны эшкәрткәннәр.
Әгәр элек кешеләрдән хастаханәләрдә алынган талпаннарны республиканың башка районнарына тикшерү өчен җибәрсәләр, быел анализларны Түбән Камада үткәрә башлаганнар.
Гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалы әлеге методиканы үзләштерде, һәм хәзер анализ нәтиҗәләрен озак көтәргә кирәкми. Үткәрелгән тикшеренүләр буенча, талпан тешләве аша күчә торган авырулар ачыкланмаган.
Фаразлар буенча, талпан һәм башка бөҗәкләр минус температуралар җиткәч йокыга китәргә тиеш. Ә хәзергә, урманга ял итәргә барганда, куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк. Яраклы кием сайларга һәм репеллентлар кулланыгыз.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев