Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама хакимияте шәһәр халкын диспансерлаштыру үтәргә чакыра

2023 елда диспансерлаштыруга 1984, 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 елгы кешеләр эләгә.

Түбән Кама хакимияте шәһәр халкын диспансерлаштыру үтәргә чакыра. Әлегә табибларга барып тикшерү узган кешеләрнең проценты бик түбән.

Табиблар әйтүенчә, тикшерү күп кенә авыруларны: шикәр диабеты, йөрәк, үпкә, эчәк авыруларын вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.

2023 елда диспансерлаштыруга 1984, 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 елгы кешеләр эләгә. Шулай ук 40 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнар да тикшерү үтә ала. Үзең белән полис, паспорт, СНИЛС алырга кирәк. Тикшерүгә иртә белән, ач карынга килү яхшырак. Диспансерлаштыруны 1 һәм 2 нче поликлиникаларда үтәргә мөмкин.

«Бүгенге көндә диспансерлаштыруны халыкның 82 проценты үткән, эшкә яраклы 15 меңгә якын кешене диспансерлаштыруга җәлеп итү максаты тора. Табиб-терапевтларның диспансер исәбендә торучыларны без үзебез чакырабыз. Шуңа күрә җитәкчеләр дә үз хезмәткәрләрен тикшерүгә өндәргә тиеш дигән фикер белән килешәм», — диде Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев