Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама стоматологы авыз куышлыгы яман шешеннән ничек сакланырга кирәклеген сөйләде

Түбән Кама табиб-стоматологы Аида Закирова авызда куышлыгы онкологиясе турында сөйләде.

Табиб сүзләренчә, авыз куышлыгында яңа барлыкка килгән шешләрнең 65 проценты телнең, яңакның лайлалы тышчасының, авыз куышлыгы төбенең һәм аңкау яман шешенә туры килә, дип хәбәр итә Түбән Каманың үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бу авыруның 30 процент очрагында генетика һәм кешегә бәйле булмаган башка факторлар тәэсир итә.

Ә менә тәмәке тарту, шул исәптән электрон тәмәке, начар гигиена, алкоголизм, стресс, артык борычлы ризык һәм кайнар эчемлекләр ярату — авыз куышлыгы онкологиясе килеп чыгу сәбәбе булырга мөмкин.

«Лайлалы тышчага җәрәхәт ясаучы тагын бер зарарлы гадәт — тел, яңак, иренне тешләү. Моны еш кына балаларда күрергә мөмкин», — диде Аида Закирова.

Берничә атна дәвамында авыз куышлыгында яралар, шешләр бетмәсә, кутырланып торса, теш табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Әгәр сез яңакларда яки муенда шеш барлыгын сизсәгез, телдә, аңкауда, теш казналарында ак яки кызыл таплар күргән очракта, төрле майлар белән майлау, спиртлы төнәтмәләр белән яндыру аларның яман шешкә әйләнүен тизләтергә мөмкин булуын истә тотыгыз», — дип аңлатты табиб.

Ул шулай ук авыз куышлыгы яман шешеннән саклануның иң нәтиҗәле ысулы — тәмәке тартудан баш тарту, дип белдерә. Моннан тыш, гигиена, теш табибына даими күренү, шулай ук дөрес туклану да бик мөһим.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев