Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама районында грипп белән авыручылар саны арткан

Бер атна эчендә Татарстанда 15 653 кискен респиратор вирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Авыручылар саны Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән районнарында, шулай ук, Казанда һәм Чаллыда аеруча күп.

Грипп авыруының билгеләре – югары температура, коры ютәл, тамак кырып тору, мускуллар, баш hәм күзләр авыртуы, тән температурасы төшкәннән соң өч көн үткәч, томау башлану. Ютәл белән бергә күкрәк турысында да авырту булырга мөмкин.

Грипп үз өзлегүләре белән куркыныч: пневмония, бронхит, отит, синусит, ринит, трахеит, миокардит, перикардит, менингит.

Роспотребнадзор белгечләре искәртеп узганча, ОРВИ авыруын кисәтүнең иң яхшы ысулы – вакцинация.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев