Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама пенсионерлары ялларын ничек үткәрүен күрсәтте

Сәламәтлекне саклаудан тыш, мондый физкультура вакытында пенсионерлар көн дәвамына җитәрлек яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр ала.

Түбән Каманың «Өченче яшь университеты» на йөрүчеләр үзләренең ничек ял итүләрен күрсәтте. Видеоны шәһәр сәламәтлек саклау хезмәте бастырды.

Анда пенсионерлар, җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге инструктор-методисты җитәкчелегендә, дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнәләр.

«Кечкенә спорт күнегүләре нерв системасына уңай тәэсир итә, матдәләр алмашу процессын яхшырта, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системалары эшен стимуллаштыра, буыннарның хәрәкәтчәнлеген саклый, стрессны җиңәргә ярдәм итә», — дип билгеләп үтә белгечләр.

Сәламәтлекне саклаудан тыш, мондый физкультура вакытында пенсионерлар көн дәвамына җитәрлек яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр ала.

Фото: Видеодан скриншот

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев