Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама ЛОР-бүлекчәсе табиблары заманча технологияләр буенча операцияләр үткәрә

Бүгенге көндә ЛОР-бүлектә 3 табиб эшли.

Түбән Кама хастаханәсендә ЛОР бүлеге табиблары заманча эндоскопия җиһазлары һәм шейвер технологиясе ярдәмендә операцияләр ясый.

Мондый операцияләр вакытында кан тамырларына минималь йогынты ясала, бу кан китү куркынычын киметә һәм операциядән соң пациентның сәламәтлегенә уңай тәэсир итә.

Бүгенге көндә ЛОР-бүлектә 3 табиб эшли. Алар бары тик соңгы буын эндоскопия җиһазлары белән генә эшлиләр, шуның хисабына операцияләр кыска вакыт эчендә — ярты сәгать эчендә үтә. Операциядән соң пациент тиз һәм җиңел тернәкләнә.

Эндоскопик операция тышкы кисемнәрсез үткәрелә. Аны борын аша ясыйлар. Табиб борын куышлыгын карау өчен кечкенә камера — эндоскоп һәм операция ясау өчен бик кечкенә инструментлар куллана. Моннан тыш, табиблар шейвер ысулын да куллана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев